2019 елның 15-19 апрелендә «Ак Барс Хоккей академиясе» Казанда Академия Кубогына халыкара турнир уздырачак. Катнашырга 2005 елда туган хоккейчылар командалары чакырыла.
Һәр команда турнирда кимендә 5 уен уйнаячак. Матчлар өч боз мәйданында узачак: «Татнефть-Арена», «Зилант» һәм «Ватан». Өч ярыш көне дәвамында командалар башта үз төркемнәре эчендә урыннар билгеләячәк. Аннан соң хоккей дружиналары турнир таблицасында югарырак урын алу өчен көрәшәчәк, җиңеп чыккан дүрт иң яхшы команда ярымфиналда һәм финалда көч сынашачак.
Узган ел турнирда Россия, Латвия һәм Казахстаннан 10 команда катнашты. Быелгы Академия Кубогы өчен көрәшергә теләкләрен АКШ, Канада һәм Европаның башка илләреннән 12 команда белдерде.
Шәһәрлеләрнең кунакчыллыгы, ярдәмчеллеге, яхшы спорт инфраструктурасы булу халыкара дәрәҗәдәге ярышларны оештырырга мөмкинлек бирә. Балалар һәм яшүсмерләр хоккее дөньясында «Ак Барс Хоккей академиясе» Кубогына үткәрелгән турнир әһәмиятле вакыйга булыр дип көтелә.