Халыкара гамәли конференция - 2018
Үткәрү
датасы
2905/18 - 3005/18

Халыкара гамәли конференция - ул:

Россиянең барлык төбәкләреннән 200 дән артык катнашучы
практик модульләр һәм түгәрәк өстәлләр
танылган хоккейчылар һәм тренерлардан осталык дәресләре
тәҗрибә уртаклашу һәм профессиональ аралашу

Конференция турында

Халыкара гамәли конференция – «Ак Барс Хоккей академиясе» эшчәнлеге кысаларында ел саен үткәрелә торган чара. Россиянең төрле төбәкләреннән балалар белән эшләүче тренерлар, хоккей професионаллары, методистлар һәм аналитиклар, Россия Хоккей федерациясе һәм башка спорт оешмалары вәкилләре балалар хоккееның актуаль проблемалары турында фикер алышу өчен Казанга килә.

2018 елда конференциянең темасы «Красная Машина: Фәлсәфә һәм төп принциплар Милли программасы» темасына багышланды. Чараны Ю.И. Моисеев исемендәге «Ак Барс Хоккей академиясе» һәм Россия Хоккей федерациясе оештырды. Конференциягә Россиянең төрле регионнарыннан яшь хоккейчыларны әзерләүче 200 дән артык тренер җыелган иде.

Конференция ике көн дәвамында эшләде. 29 майда Korston отеленең конференц-залында конференциянең пленар утырышы узды. 30 майда «Татнефть-Арена» сарае бозында осталык дәресләре үткәрелде.

Конференция турында катнашучылар һәм кунаклар

Владислав Третьяк
Россия Хоккей Федерациясе президенты
Киммо Ойкаринен
Финляндиянең яшүсмерләр җыелма командалары генераль менеджеры
Игорь Захаркин
«Ак Барс Хоккей академиясе»нең төп методисты
1 нче көн

Конференциянең беренче көне эшен балалар хоккееның актуаль проблемалары буенча доклад белән ике тапкыр дөнья чемпионы Сергей Зиновьев ачты. Кызыл Машина хоккейчыларын әзерләү милли программасының гамәли инструментлары буенча доклад белән Олег Браташ һәм хатын-кызлар хоккейын үстерү буенча РОССИЯХР Президенты киңәшчесе Михаил Чеканов чыгыш ясады.

Хоккейда заманча актуаль практикаларны анализлау буенча модулне Россиянең атказанган тренеры Ленар Вилданов, Россиянең атказанган тренеры Игорь Захаркин, шулай ук Финляндиядә хоккей программаларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашкан Финляндиянең яшүсмерләр җыелма командалары генераль менеджеры Киммо Ойкаринен уздырды.

В Конференциянең беренче көне кысаларында Олег Браташ, Михаил Чеканов һәм Игорь Захаркин катнашында «балалар хоккееның актуаль проблемалары» темасына түгәрәк өстәл узды.

2 нче көн

30 майда «Татнефть Арена»да конференция барышында Ю.И. Моисеев ис. «Ак Барс Хоккей академиясе» һәм РХФ арасында меморандумга кул куелачак һәм Россиянең Атказанган спорт мастеры, ике тапкыр дөнья чемпионы, Россия чемпионы Сергей Зиновьев мастер-класс күрсәтәчәк. Олимпия җыелма командасы тренеры Олег Браташ Красная Машина хоккейчыларны әзерләү милли программасының план-конспектларын кулланып гамәли дәресләр үткәрде.

Халыкара гамәли конференция кысаларында, РХФ һәм Ю.И. Моисеев ис. «Ак Барс Хоккей академиясе» арасында үзара хезмәттәшлек турындагы меморандумга кул кую тантанасы булып узды.

Кул куюда РХФ президенты Владислав Третьяк, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, «Ак Барс» ХК президенты, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе президенты Наил Маганов; РХФ беренче вице-президенты, җыелма команданың штаб җитәкчесе Роман Ротенберг; Татарстан Республикасында балалар һәм яшүсмерләр хоккееның үсеш һәм стратегия төркеме җитәкчесе Дамир Шәвәлиев та катнашты.

Конференция-2018 фоторәсемнәре һәм видеосы

@

публикаций

подписчиков