Академиядә тәрбияләнүчеләрнең когнитив үсеш программасы турында
- Набор и обучение
- Обучение детей в Академии
- Интеллект хоккеиста – половина победы
- О программе развития когнитивных способностей воспитанников Академии

Академиядә тәрбияләнүчеләрнең когнитив үсеш программасы турында

Когнитивное развитие1.jpg

Академия белгечләре Татарстан клубларында тәрбияләнүче яшь спортчыларның фикерләү сәләтен үстерү максатыннан, хоккейчыларны әзерләү программасына когнитив мөмкинлекләрне үстерүгә нигезләнгән күнегүләр, эш алымнары блокларын кертү белән шөгыльләнә.

Когнитив сәләтне үстерү тирә-юньне дөрес кабул итәргә, якындагы ситуацияләрне дөрес бәяләргә, эшкәртергә һәм хәтердә калдырырга мөмкинлек бирә. Когнитивлыкка хәтер, игътибарлылык һәм аны бер үзәккә туплый белү, кабул итү, алым яки ысул куллану, вәзгыятьне күзаллау, логик фикер йөртү керә.

Хоккейчыда мондый сәләтләрне үстерү уен өчен генә түгел, ә көндәлек тормышы өчен дә кирәк. Яшь хоккейчының мәктәп программасын даим укып баручы булуын да онытырга ярамый. Академиядә шөгыльләнмәүче балалардан аермалы буларак, яшь хоккейчыларның мәктәп программасы һәм өй эшләрен үтәү өчен вакытлары бик аз кала. 

Тәкъдим ителгән курс бу үзенчәлекләрне дә исәпкә алып эшләнгән һәм ул үз эченә түбәндәге модульләрне ала:

  • Игътибарлылыкны һәм хәтерне үстерү. Модуль кысаларында укытучылар төрле методикалар, кирәкле күләмдәге мәгълүматны, сүзләрне, терминнарны, поэтик һәм проза текстларын тиз хәтердә калдыру өчен төрле күнегүләр һәм ысуллардан файдаланалар. Шулай ук модульне куллану барышында балалар мәгълүмат күплеге арасыннан кирәкле мәгълүматны аерып ала, билгеле бер тәртипкә китерергә ярдәм итә торган майнд-карталар – интеллект схемалар төзи белергә тиешләр.

  • Уку техникасын һәм тизлеген камилләштерү. Модульнең төп максаты – балаларда тиз, дөрес һәм, мөмкин кадәр күбрәк, аңлап уку  күнекмәсен үстерү. Балалар тиз, йөгерек, мөһим мәгълүматны аерып алып, аңлап укырга өйрәнәләр.

  • Сөйләм телен үстерү. Модульнең максаты – укучыларда вербаль интеллект күнекмәсен булдыру. Спортсменнар үзләре укыган текстларны сөйләргә һәм эчтәлек буенча үз фикерләрен белдерергә өйрәнәләр. Һичшиксез, мондый төр күнекмәләрне үстерү укучыга уңай билгеләр алырга гына түгел, ә аның сыйныфташлары, командадагы уенчылар арасында дәрәҗәсен күтәрә, ягъни лидерлык сәләтләрен үстерергә дә ярдәм итә. 

Яшь хоккейчының интеллекты формалашуда чит телләрне белү мөһим урын алып тора. Академиядә тәрбияләнүчеләр өчен чит телләрне өйрәнү буенча махсус модуль кертелгән. Модульнең максаты – сүзлек составын һәм сөйләм теле күнекмәләрен үстерү.  Төп көч хоккейда һәм көнкүрештә кулланыла торган лексик берәмлекләрне өйрәнүгә бирелә.

Чит телгә өйрәтү уен, күрсәтмәлелек алымнарына һәм видеоматериалларга нигезләнеп алып барыла. Спортчыларның когнитив сәләтләрен үстерүдә фикерләүгә корылган уеннар да әһәмиятле һәм нәтиҗәле. Мондый уеннардан файдалану, географик карталар белән эшләү өйрәнелә торган тел,  дәүләт, тарих, яшәеш, милли гореф-гадәтләр, мәдәният, дәүләт символлары белән танышу мөмкинлеген бирә.

Икенче мәдәни блок итеп, этикет нигезләре карала. Яшь хоккейчыларда интерактив формада теге яки бу ситуациядә үз-үзләрен өлкәннәр арасында тота белү, капма-каршы җенес вәкилләре белән аралаша белү сыйфатлары үсеш алган булырга тиеш. Бу блок өчен Академия махсус 2018 елда  “Яшь хоккейчы өчен этикет кагыйдәләре” дип аталган методик кулланма бастырып чыгарды. 

Когнитивное развите2.jpg

Яшь спортсменда лидерлык сыйфатларын тәрбияләү мөһим шартларның берсе булып тора. Үстерешле уеннар нигезендә Академия педагоглары яшь спортчыларда аралашучанлык, әңгәмәдәшне, әңгәмәне аңлый белү кебек сыйфатлар тәрбиялиләр.

Алда саналган модульләр һәм блоклар җәйге тренировка лагерьләре эшләгәндә интенсив рәвештә алып барыла. Академиядә сезон дәвамында аена ике тапкыр ике сәгатьлек дәресләр һәм белемнәрне тикшерү өчен online-тест тәкъдим ителә.