ЯШЬ ХОККЕЙЧЫЛАР ЭКИПИРОВКАСЫ
- Набор и обучение
- Обучение детей в Академии
- ЯШЬ ХОККЕЙЧЫЛАР ЭКИПИРОВКАСЫ
- Капкачы экипировкасы

ЭКИПИРОВКАСЫ

КАПКАЧЫ КӘШӘКӘСЕ
Кәшәкә – капкачы өчен иң мөһим корал. Кәшәкәне сайлаганда түбәндәгеләрне истә тоту зарур: капкачының буе һәм яше, кул сөяме, кәшәкә озынлыгы.

КАПКАЧЫ БЕЛЕНЕ
Капкачы белене алка салу өчен һәм капкачының кәшәкә тоткан кулын саклау өчен кирәк.
КАПКАЧЫ КАПКЫНЫ
Капкачы капкыны алканы тоту һәм капкачының бер кулын саклау өчен кирәк. Капкыннар уң һәм сул куллар өчен дә ясала.
КАПКАЧЫ ШЛЕМ БЕЛӘН МАСКА
Башны бәрелү һәм имгәнүләрдән яхшы саклый торган шлемны кечкенәдән дөрес сайлый белү кирәк. Өлкән уенчылар шлем өстеннән визор кияләр. Визор ул – уенчының күзләрен һәм борынын саклау өчен пластиктан ясалган махсус пыяла. Кечкенә яшьтәгеләрнең шлемына тимер битлек беркетәләр, әлеге битлек баланың тешләрен һәм йөзен имгәнү һәм җәрәхәтләрдән саклый. 18 яшькә кадәр тимер битлек киеп уйнау – барлык илләрдә дә үтәлә торган халыкара таләп (кагыйдә).
КАПКАЧЫ МУЕНЧАГЫ
Ул капкачының муенын һәм бугазын бәрелүләрдән, алка эләгүләрдән, тимераякның үткен пычагына киселүләрдән саклый.
КАПКАЧЫ КҮКРӘКЧӘСЕ (КӨБӘ)

Экипировканың әлеге атрибуты бәрелгән, алка эләккән вакытларда капкачының җилкәсен, күкрәген, иңбашларын һәм умырткасын саклый. Капкачы күкрәкчәсе уенчы күкрәкчәсенә караганда күпкә калынрак материалдан ясала.

КАПКАЧЫНЫҢ САКЛАГЫЧ КАЛКАННАРЫ
Капкачы калканнары – капкачы экипировкасының иң мөһим элементы.
КАПКАЧЫ ХОККЕЙ ТРУСИКЛАРЫ

Капкачы трусиклары – капкачы экипировкасында капкачының оча һәм койрык сөяген, бөерен саклау өчен кирәк булган элемент. Капкачының хоккей трусиклары егылганда, бәрелгәндә, алка эләккәндә саклап кала. 

Капкачының хоккей трусиклары, уенчының хоккей трусикларына караганда, калынрак материалдан эшләнгән була.
КАПКАЧЫ КАБЫРЧЫГЫ
Кабырчык капкачының касыгын алка яки кәшәкә эләгүдән саклый. Капкачы экипировкасында булган бик мөһим атрибут.