Наши достижения
https://www.high-endrolex.com/5
- Набор и обучение
- Обучение детей в Академии
- Наши достижения

Канаданың Торонто шәһәрендә үткәрелгән турнирда «Нефтяник»-2004 командасы өченче урын яулады

Канаданың Торонто шәһәрендә Showdown in the Six турниры тәмамланды.

 «Нефтяник-2004» БЯСМ (тренерлары Виль Фәхретдинов һәм Хәлим Нигъмәтуллин) уенчылары ярымфиналда Maroon Hockey Group командасы белән очрашты. Көндәшләр җитезрәк булып чыкты, исәп - 4:1.

Йомгаклау таблицасында «Нефтяник-2004» өченче урынны алды.

IMG-20180524-WA0010.jpg

Хәлим Нигъмәтуллин турнир йомгаклары турында:

Йомгак ясап әйтсәк, әлеге сәфәр безнең уенчыларга канада уенчыларын күререгә һәм алар белән уйнап карарга мөмкинлек бирде. Канада хоккее бөтенләй башка хоккей. Аларның уен мәйданы безнекенә караганда бәләкәйрәк, шул сәбәпле уенчы бик тиз арада фикерли, карар кабул итә һәм нәтиҗәле уйный белергә тиеш. Шуңадыр да, хоккей буенча алар бүген дөньяда беренчелекне алып торалар. Безнекеләр мондый шартларга ияләнмәгән, мондый шартларда уйнауга ияләнергә кирәк. Гомумән алып әйтсәк, үзебезне дә күрсәттек, үзебез дә күргәннәрдән канәгать калдык.

Турнир нәтиҗәләре:

25 май

Нефтяник – East Coasts Selects-Q 3:1

Maroon Hockey Group – Нефтяник 4:2

26 май

Нефтяник – Toronto Knights 8:3

East-Central Selects – Нефтяник 1:7

27 май, ½ финал

Нефтяник - Maroon Hockey Group 1:4

Мәкаләне әзерләгәндә http://www.ahc-neftyanik.ru чыганагыннан файдаланылды