«Нефтяник-2006» Третьяк Кубогын отты
Красноярскида 4-9 майларда 2006 елда туган яшүсмерләр арасында Владислав Третьяк Кубогына турнир үтте. Бу турнирда сигез команда катнашты.
Катнашучылар:
«А»төркеме |
«Б» төркеме |
«Авангард» (Омск), |
«Нефтяник» (Әлмәт) |
«Ермак» (Ангарск), | «Спутник» (Т. Тагил) |
«Сокол» (Красноярск), | «Амур» (Хабаровск) |
«Синяя птица» (Мәскәү) | «Буйволлар» (Краснодар) |
Беренче өч көндә төркем очрашулары үтте. Бу очрашуларда «Нефтяник» БЯСМ уенчылары «Амур» 3:2 (буллитлар), «Спутник» 7:2 һәм «Буйволлар» 7:1 командлары белән уйнап җиңү яулады.
Аннан соң ярымфиналда «Ермак» 10:1, финалда «Авангард» 5:0 командаларын тар-мар итеп җиңү яулады. Гомуми нәтиҗәдә беренче урынны яулады.
Җиңүләре белән тәбрик итәбез!
Мәкаләне язу барышында http://www.ahc-neftyanik.ru чыганагыннан файдаланылды.