Наши достижения
https://www.high-endrolex.com/5
- Набор и обучение
- Обучение детей в Академии
- Наши достижения

«Ак Барс Хоккей академиясе Кубогы»нда Академиянең җыелма командасы икенче урынны яулады

«Ак Барс Хоккей академиясе Кубогы»на үткәрелә торган ярышларда беренче урынны, 6:2 исәбе белән, Мәскәүнең Хоккей федерациясе җыелма командасы уенчылары яулады. Турнир хуҗалары Мәскәүнең җыелма командасын төркем ярышлары этабында (3:2) исәбе белән, Риганың «Пиратлар» командасын ярымфиналда җиңде. Академия уенчылары турнир ахырында бик матур уен күрсәтте, ләкин уңышларын кабатлый алмадылар.

«Ак Барс Хоккей академиясе Кубогы»на үткән турнирда Россиядән 10 команда, Белоруссия, Латвия, Казахстан кебек илләрдән дә уенчылар катнашты. Турнир 2017 елның 25-29 декабрендә үткәрелде. Өч көн эчендә командалар үз төркемнәре арасында урыннар билгәледәр, калган ике көнендә турнирның төп трофеен – Ак Бар Хоккей академиясе Кубогын уйнаттылар. Академиянең җыелма командасына «Ак Барс» һәм «Нефтяник» МБЯСМннән 2 шәр звено алынды.

 TpMvTqtNQ_Q.jpg

«Ак Барс Хоккей академиясе» директоры Евгений Рычков:

-Турнирдан без канәгать калдык, ул бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Беренче тапкыр үткәрелгән «Ак Барс Хоккей академиясе Кубогы» турниры яхшы гына үтеп китте, киләчәктә дә әлеге турнирны оештырачакбыз.

Безнең Академия конмандасы уңышлы чыгыш ясады. 3:2 исәбе белән Мәскәү командасын җиңдек. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бер үк команда белән берьюлы ике тапкыр уйнау, психологик яктан авыр, шул сәбәпле, балалар икенче уенда җиңелделәр. Мәскәүнең җыелма командасы көчле, ул ярымфиналда ЦСКА командасын 4:1 исәбе белән отты.

Турнир «Татнефть» ГАҖ, ТР Хоккей федерациясе һәм безнең ССМ, Bang & Olufsen һәм «Святой Источник» кебек партнерларыбыз ярдәме белән үткәрелде. Беренче халыкара балалар һәм яшүсмерләр «Ак Барс Хоккей академиясе Кубогы» турнирын оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәтебезне белдерәбез.

«Ак Барс Хоккей академиясе Кубогы» турнры турындагы тулырак мәгълүматны күрсәтелгән чыганактан укый аласыз