Настоящий хоккеист – кто он?
- Набор и обучение
- Обучение детей в Академии
- Чын хоккейчы - кем ул?
- Профессиональные требования к подготовленности хоккеиста

Профессиональные требования к подготовленности хоккеиста

Требования3.jpg

Хоккейчының һөнәри сыйфатларын бәяләү дүрт төп юнәлештән тора:

  • Физик әзерлеге.

  • Техник-тактик әзерлеге.

  • Спорт-психологик өлкәсендәге әзерлеге.
  • Нәзари әзерлеге.

Хоккейчы ия булырга тиешле барлык белемнәр җыелмасы тәкъдим ителгән классификациядә чагылыш таба.

1. Гомуми һәм махсус физик әзерлекле булу, хоккейчының даими рәвештә физик күнегүләр белән шөгыльләнергә кирәклеген күздә тота. Моның өчен спортчы түбәндәгеләрне үтәргә тиеш:

  • үз физик һәм психик халәтен контрольдә тоту;

  • спорт белән даими рәвештә шөгыльләнү;

  • үз сәламәтлеген саклау; ягъни гомумкоманда һәм индивидуаль сәламәтләндерү чараларын үтәү;

  • физик әзерлек дәрәҗәсен билгели белү.

2. Техник-тактик әзерлек кысаларында спортчы түбәндәгеләрне үти белергә тиеш:

  • техник-тактик әзерлек дәрәҗәсен билгели торган контроль күнегүләрне үтәү өчен нәзари белемнәр һәм гамәли күнекмәләргә системасына ия булу;

  • хоккей уены техникасының нигезләрен һәм үзенчәлекләрен белү;

  • тимераякта шуу, кәшәкә белән эш итү, физик көч кулланып көрәш алып бару күнекмәләренә ия булу; гомумкоманда һәм шәхси планнарны исәптә тоту, күнекмәләрне камилләштерү;

  • шәхси, төркем һәм гомумкоманда тактик әзерлек күнекмәләрен камилләштерү өстендә эшләү.

3. Хоккейчының ярышларга, тренировкаларга яки башка бер эшчәнлеккә әзерлеген спорт һәм психологик әзерлек юнәлешенә бәйле билгеләргә мөмкин. Спортчы түбәндәгеләрне белергә тиеш:

  • команда кабул иткән уен идеологиясен һәм фәлсәфәсен белү;

  • үз-үзеңне үстерү һәм әзерлегеңне камилләштерү өчен үзалдыңа максатлар кую;

  • командада кабул ителгән тәртип нормаларын төгәл үтәү;

  • максатка ирешү юлында очраган каршылыкларны җиңә белү.

4. Хоккейчының нәзари яктан әзерлекле булуы төп кагыйдәләрне белүгә нигезләнә. Шул ук вакытта спортчы түбәндәгеләрне белергә һәм үтәргә тиеш:

  • допинг һәм наркотиклар куллануга карата куелган кагыйдәләрне белү;

  • Бөтендөнья допингка каршы агентлыгының халыкара стандартларын һәм РФдә кабул ителгән допингка карата кабул ителгән кагыйдәләрен үтәү;

  • допинг-контроль процедурасын үткәрү кагыйдәләрен белү һәм үтәү;

  • беренче медицина ярдәмен күрсәтү;

  • медицина тикшерүләрен үткәрү тәртибен үтәү;

  • тренировкалар, ял итү, дөрес туклану, режимны контрольдә тоту;

  • хоккей уенының "Рәсми кагыйдәләр китабын" белү;

  • ярышларны үткәрү регламентын белү һәм үтәү;

  • команданың тренировкалары, ярышлары һәм сәламәтләндерү чаралары планы белән таныш булу;

  • санитар-гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү;

  • командада кабул ителгән уенчының корпоратив стандартын саклау.

Хоккей яшь спортчының характерын һәм шәхси сыйфатларын формалаштыруга зур йогынты ясый: сәламәтлекне ныгыта, чыдамлыкны арттыра, коллективта эшли белү һәм иптәшләреңнең ярдәмен тоя һәм бәяли белергә өйрәтә торган команда кены.

Профессиональ уенчы стандартларына туры килү өчен, яшь хоккейчыга үз-үзенә таләпчәнлек һәм җаваплылык хисе тәрбияләргә, режимны үтәргә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга гадәтләнергә кирәк. Үзеңдә булган шәхси сыйфатларны, шулай ук спорт белән шөгыльләнү барышында алынган осталык һәм күнекмәләрне яшь хоккейчыга спортта гына түгел, көндәлек тормышта да уңышлы кулланырга мөмкин.