Яңалыклар
https://www.high-endrolex.com/5
- Яңалык
- «БЕЗНЕҢ БУРЫЧ - ТРЕНЕРЛАРГА ЯРДӘМ ИТҮ»

Яңалыклар

Икенче ел рәттән 12-16 яшьлек «Ак Барс», «Динамо» һәм «Нефтяник» хоккейчылары «Ак Барс Хоккей академиясе» тарафыннан оештырылган уку-тренировка җыеннарында сезон алдыннан әзерлек уза. Казан мәктәпләре хоккейчылары «Татнефть» ГАҖ лагерьларына һәм шифаханәләренә җыеннарга киттеләр. «Нефтяник» уенчылары үзләренең яңа хоккей әзерлеге үзәге базасында әзерләнә. Әлеге уку-тренировка җыеннарының үзенчәлеге – махсус эшләнгән күнегүләр планы буенча шөгыльләнү. Планны Академия методистлары җыеннар өчен махсус эшләгән. «БИЗНЕС Online»да әлеге планның үзенчәлеге турында укый аласыз.

NAL_8852.jpg

ӘЗЕРЛЕКНЕҢ ИҢ МӨҺИМ ЭТАБЫ

Хоккей командаларының сезонга җәй көне әзерләнә башлавы күптән билгеле. Гадәттә, әзерлек эшләре июльдә башлана, чөнки чемпионат башланырга ай ярым вакыт калып бара. «Ак Барс»ның өлкәннәр командасы шушы көннәрдә Финляндиягә тренировка җыеннарына китсә, Хоккей академиясе командалары «Татнефть» ГАҖ лагерьлары һәм шифаханәләре буйлап таралышты.

Академия командалары өчен базаларны сайлауның төп шарты – боз сараеның яки мәйданчыгының базага якын булуы (күп дигәндә, 15 минутлык юл исәбе белән). Бүген республикада Боз ареналарына бәйле проблемалар юк: хәзер Татарстанда алар 40 тан артык. Бу Академиянең берьюлы берничә командасына курыкмыйча җыеннарга барырга мөмкинлек бирә.

«Ак Барс» һәм «Динамо» тренерлары сүзләренә караганда, сезон алды җыеннары – хоккейчыларны әзерләүдә иң мөһим этап. Балалар физик базаны нәкъ менә хәзер ала.

Тренерлар белән Хоккей академиясенең Фәнни-методик үзәге җитәкчесе Сергей Швед та килешә. Ул хоккейчыларның сезон графигы тыгыз булуын тагын бер кат ассызыклый, шуңа күрә әзерлек өчен җәй иң кулай вакыт ди. «Кагыйдә буларак, әзерлекнең иң мөһим этабы – җәй, - ди С. Швед. – Ул аерым карала һәм һәр көненә эш җентекләп языла. Каникуллар вакытында балалар хоккейдан ял итә, шуңа бәйле уен һәм функциональ формаларын югалталар. УТҖ (уку-тренировка җыеннары) үткәрү чорында тренерлар һәм тәрбияләнүчеләр алдында бик күп бурычлар куела – кирәкле физик күнекмәләрне үстерү һәм сезонга функциональ, техник һәм тактик әзерлек белән килү, команданы психологик яктан туплау. Функциональ әзерлек белән сезон дәвамында да шөгыльләнергә мөмкин, ләкин хоккейчыны физик яктан әзерләү җәй көне генә башкарыла торган эш.    

NAL_9825.jpg

АКАДЕМИЯ ҖЫЕННАР ӨЧЕН МАХСУС ПЛАН ЭШЛӘДЕ  

Җыеннар башланырга берничә көн кала Академиянең Фәнни-методик үзәге белгечләре «Ак Барс» һәм «Динамо» тренерлары белән очрашты. Җыелышларда Академия тарафыннан махсус эшләнгән җыеннар һәм күнегүләр планы турында фикер алыштылар.

Асылда, бу программа тренерларга җәйге әзерлек вакытында эшне дөрес бүләргә ярдәм итәчәк. Планның төп идеясе – яшь хоккейчыларның тизлеген, көчен арттыру. С. Швед сүзләренчә, Фәнни-методик үзәк план төзү белән озак шөгыльләнгән. «Бу – безнең уртак хезмәтебез. Аны әзерләүдә безгә Академиянең уенчыларны укыту үзәге ярдәм итте. Без турыдан-туры физик әзерлек белән шөгыльләнүче физиологлар белән бик күп киңәшләштек. Шулай ук без күп кенә чит ил материалларын анализладык – Канада, Швеция һәм башка илләрнең сезонга әзерлек үзенчәлеген өйрәндек, узган елгы УТСларны анализладык.» С. Швед сүзләренә караганда, хоккей үзгәрә: шуңа күрә хоккейчыга да төрле режимнарда эшли белергә өйрәнергә кирәк.

54a486c4-13ea-458a-b33d-afc3092ef23e.jpg

 «ИҢ МӨҺИМЕ – КҮНЕГҮЛӘРНЕ БАШКАРУ ТЕХНИКАСЫ»

Әгәр дә сүз спортчының физик көченә бәйле алып барылса, тренажерлар һәм махсус «тимерләрдән» башка бу мәсьәләне хәл итеп булмый. Күпләр 12-13 яшьлек егетләр өчен «тимерләр» белән шөгыльләнү зарарлы һәм куркыныч дип уйлый. Дөрес, әгәр күнегүләрне башкару техникасын дөрес үтәмәсәң, яшь спортчының сәламәтлегенә зыян киләчәк. Академия белгечләре «Ак Барс» һәм «Динамо» тренерлары белән җыелышта бу мәсьәләгә аерым тукталды.

Академия командасына, бер ел чамасы элек, барлык командалар белән эшли торган физик әзерлек белгече Сергей Мартынов кушылды. Аның фикеренчә, бик яшьли балаларны физик әзерлек белән шөгыльләндерү ярамый, чөнки алга таба барлык имгәнүләр дә шуңа бәйле булачак ди. «12-13 яшьлек егетләр, иң беренче чиратта, физик күнегүләр белән шөгыльләнмичә, күнегүләрне дөрес башкару техникасын өйрәнергә тиешләр. Бу яшьтәгеләр өчен җиңел авырлыктагы гантельләр, «бодибар», куыш гриф, җиңел герләр күтәрү, шөгыльләнү җитә, – С. Мартынов. – Ни өчен бу мөһим? Чөнки яшь хоккейчылар физик авырлык белән эшләргә өйрәнергә тиеш, бары тик техник яктан дөрес башкарырга өйрәнгән вакытта гына уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Бу яшьтә иң мөһиме – физик көч сорый торган тренажерлар белән дөрес эшләү техникасын үзләштерү.»

Планда тренировкаларның барлык юнәлешләре язылган. Ягъни, сезон алды әзерлегендә физик һәм психофизик күнекмәләр булдыруга нинди пропорцияләрдә игътибар итәргә кирәк, бу күнегүләрнең бергә үрелеп баруы һәм тренировка көннәрендә аларның эзлеклелеге күрсәтелгән. Ярдәмлектә дәрес планнары да бирелә, ләкин эш барышында тренерларның үзләренә дә иҗади ирек куелган. Тренерлар үз спортчыларының физик мөмкинлекләреннән, эш тәҗрибәләреннән чыгып та, үз күнегүләрен тәкъдим итә алалар. «Иң мөһиме, без хезмәттәшлек ягында. Безнең бурыч – тренерларга югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итү», - дип билгеләп үтте С. Швед.

Руслан Васильев, БИЗНЕС Online