Яңалыклар
Чемпион командалар катнашындагы матчларга һәрвакыт игътибар үзәгендә үтә. Аеруча игътибар үзәгендә Идел буе чемпионнары «Ак Барс»-2005 һәм аларның яшьтәшләре «Динамо» командалары очрашса.
Узган ял көннәрдә ике команда да «Алтын алка» бозына җитди кыяфәттә, җиңү яуларга дип чыкты. Бу уенда “Ак Барс”ка үз төркемендә лидер булуын дәлилләргә, ә «Динамо»га теләсә кайсы дәрәҗәдәге команда белән уйнарга әзер булуын күрсәтү бурычы куелган иде. Очрашу овертаймда «Ак Барс»файдасына 3:4 исәбе белән тәмамланды.
Якшәмбе командалар икенче тәнәфескә 1:1 исәбе белән китте. Матчның нәтиҗәсе өченче периодта гына хәл ителде. Соңгы егерме минутта “Динамо”ның каршылыгын җиңеп, кунаклар капкасына җавапсыз 5 алка керде. Шуңа күрә якын арада боз хуҗаларына хаталар өстендә җитди эш алып барырга туры киләчәк. Әмма «Динамо» клубы капкачысы Эмиль Абдуллинның ныклыгын билгеләп үтмичә ярамый, аның яхшы уенын “Ак Барс”-2005 баш тренеры Вадим Гусев та ассызыклап үтте. Остаз фикеренчә, таблодагы тигез исәп көндәшнең голкиперы тырышлыгы белән озак вакытлар үзгәрми сакланды.