Яңалыклар
Командаларыбыз ярышкан матчларга игтибарыбызны тагын да арттырабыз.
Үткән ялларда Әлмәттә «Нефтяник» Хоккей әзерлеге үзәгендә «Нефтяник» һәм 2005 елгы «Динамо» командалары очрашты.
Шимбә булып үткән уенда казанлыларның очрашу барышын үзгәртү мөмкинлеге бар иде. Икенче период боз хуҗалары файдасына 3:2 исәбе белән тәмамланды. Әмма өченче периодта бер команда да көндәшләр капкасына бер генә алка да кертә алмады. Матч әлмәтлеләр файдасына 3:2 исәбе белән тәмамланды.
Якшәмбе “Нефтяник”, матчның беренче биш минутында, көндәш команда капкасына ике алка кертеп, уенның барышын билгеләде, каршы як командага оту мөмкинлеге калмады. Уен 6:1 исәбе белән төгәлләнде.
Уен барышында Богдан Носачев һәм Лев Бабаев керткән алкалар аерым билгеләп үтелде.
Матчның фотоларын ВКонтакте челтәрендәге төркемебезгә урнаштырдык.