Яңалыклар
- Яңалык
- ЯХЛ матчлары: «Динамо» (Казан) vs «Олимпия» (Кирово-Чепецк)

Яңалыклар

Бүгенге уенның нәтиҗәсенә – 5:1 исәбенә карамастан, «Олимпия» командасы безнең егетләр өчен уңайлы көндәш булды дип әйтеп булмый.

Шимбә, өченче период ахырына кадәр 3:1 исәбе белән көндәш командага оттырып барсалар да, егетләр исәпне тигезли алдылар һәм уенны овертаймга күчерделәр, буллитлар сериясендә безнекеләр өлгеррәк булып чыктылар.

AHAB2010190271_1.jpg

Бүген егетләр уенның башыннан ук җиңәргә дигән теләк белән уенны үз кулларына алдылар. Тренерның барлык күрсәтмәләрен төгәл үтәп, җитез эш иттеләр.

AHAB2010190435_1.jpg

Станислав Большаков, «Динамо»ның баш тренеры (ЯХЛ):

- Көндәш яхшы, хәрәкәтчән, уенчылары бердәм. Ләкин бүген әллә ни тәкъдим итә алмады. Безнең егетләр, киресенчә, капканы яулау теләге белән яндылар. Җиңүгә китерә торган барлык мизгелләрне дә кулларыннан ычкындырмадылар. Афәрин! Чишенү бүлмәсендә сөйләшкән күрсәтмәләрне үтәделәр. Афәрин, көннән-көн үсәләр, алга баралар. Нәтиҗә таблода…

AHAB2010190243_1.jpg

Бүген Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе вице-президенты, Казан шәһәре Хоккей федерациясе президенты Андрей Рябов «Алтын алка» Боз сарае трибунасыннан динамолыларның уенын күзәтте. Андрей Александрович егетләрне җиңүләре белән котлады һәм аларга уңышлы сезон теләде.

AHAB2010190686_1.jpg