Медицина һәм медик-биологик тәэмин итү үзәге
- Специалисты Академии
- Медицина персоналы

Медицина һәм медик-биологик тәэмин итү үзәге

Марочкина Анастасия Александровна
Медицина һәм медицина-биология белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе
ХИСАМИЕВА РУФИНӘ МАРАТ КЫЗЫ
Спорт медицинасы өлкәсендәге фәнни хезмәткәр

Академия белгечләре алдында торган максатларның берсе – яшь спортчыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту. Моның белән бәйле рәвештә Академия базасында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең табиблары һәм медицина персоналы белән тыгыз элемтәдә эшли торган медицина һәм медик-биологик тәэмин итү үзәге оештырылды. Бу үзәк түбәндәге бурычларны үтәргә тиеш:

1. Тренировка һәм ярышлар вакытында яшь хоккейчыларның сәламәтлеген һәрдаим күзәтеп, тикшереп тору
Спортчының яшь үзенчәлегеннән чыгып, сәламәтлекне елга 1-2 тапкыр тикшереп тору максат итеп куелган. 

2. Академиядә тәрбияләнүчеләргә карата функциональ контроль
Йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системаларын тикшерү буенча махсус функциональ сынаулар үткәрелә. Әлеге пробалар физик эшкә сәләтлелек дәрәҗәсен һәм организмның компенсация мөмкинлекләрен билгеләргә мөмкинлек бирә.
Артериаль кан басымы, йөрәк кысылу ешлыгы, тән температурасы һәм массасы турында алынган мәгълүмат спортсменның чамадан тыш ясалган нагрузкаларын һәм җитәрлек дәрәҗәдә ял итмәвен билгеләргә мөмкинлек бирә.

3. Тәрбияләнүчеләрне функциональ тернәкләндерү
Функциональ реабилитация – тренировкалар һәм ярышлар вакытында һәм аннан соң да, спортчыны тернәкләндерү, аның эшкә сәләтлелеген арттыру дигән сүз. Тернәкләндерүгә спорт фармакологиясе, физиотерапия, рефлексотерапия, массаж, туклануны контрольдә тоту һәм башка шундый тернәкләндерү чараларынан һәм методлардан торган комплексларны куллану керә.

4. Спорт терапиясе
Спортчыларда булган теләсә кайсы авыру атлетларның спорт эшчәнлеге характерына бәйле. Шуңа күрә гадәти авыруларны традицион ысуллар белән дәвалау һәрвакытта да нәтиҗәле булмый. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе Үзәге белгечләре һәм медицина персоналының төп бурычы – тәрбияләнүчеләрнең төрле авыруларын дәвалау өчен нәтиҗәле ысуллар эзләү һәм табу.

5. Спорт травматологиясе һәм медицина реабилитациясе
Травматологның бурычы – яшь спортчының травма һәм җәрәхәтләрен тиз арада дәвалап, тернәкләндереп тренировка һәм ярыш эшчәнлегенә кайтару. Табиб алынган травманың тренировкалар һәм уен барышында комачауламавын һәм тискәре нәтиҗәләргә китермәвен күзәтеп барырга тиеш. Әгәр дә терәк-хәрәкәт аппаратына алынган зыян стационарда дәвалауны таләп итмәсә, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең медицина персоналы ярдәм күрсәтүне үз өстенә ала.

6. Медик-биологик чаралар һәм методлар экспертизасы
Классик медицина белемнәреннән тыш, Үзәк белгечләре үз эшчәнлекләренә балалар һәм яшүсмерләр хоккее өлкәсендәге махсус белемнәрне өйрәнүне дә исәпкә алырга тиешләр. Спорт күнегүләре теориясе һәм методикасы, спорт морфологиясе, физиология, спорт биохимиясе, спорт фармакологиясе, биомеханика, спорт психологиясе, спорт гигиенасы нигезләре һәм башкалар игътибар игътибар үзәгеннән читтә калырга тиеш түгел.
Үзәк тарафыннан допингка каршы һәм наркотикларга каршы көрәш өлкәсендә ата-аналар, тәрбияләнүчеләр һәм тренерлар белән даими эш алып барыла, төрле яшьтәге һәм дәрәҗәдәге уенчыларның тренерлары һәм ата-аналары өчен медик-биологик һәм психологик ярдәм күрсәтү буенча методик материаллар эшләнә.