ТРЕНЕРЛАР-УКЫТУЧЫЛАР СОСТАВЫ
https://www.high-endrolex.com/5
- Специалисты Академии
- Тренеры
- ТРЕНЕРЛАР-УКЫТУЧЫЛАР СОСТАВЫ

ТРЕНЕРЛАР-УКЫТУЧЫЛАР СОСТАВЫ

ЮХЛ (2001-2002)

Романов Вячеслав Николаевич
Тренер-укытучы
Белеме: Волгоград дәүләт физик культура институты, 1994 ел; П.Ф. Лесгафт исемндәге МДУ («Югары квалификацияле хоккейчыларны әзерләү теориясе һәм методикасы» юнәлеше буенча) (Санкт-Петербург шәһәре), 2010 ел.
Эш стажы: тренер – 7 ел.
Спортчы буларак:
1978 елда профессиональ спортчы буларак 1964 елда туган яшүсмерләр белән Урицкий исемендәге СК командасы составында финалда; СССР халыклары спартакиадасында катнаша. 1984-1986 елларда «Спутник» ХК (Әлмәт шәһәре) составында уйный, 1986-1989 елларда «Сокол» ХК (Новочебоксарск шәһәре) командасы составында уйный, 1989-1996 елларда «Нефтехимик» (Түбән Кама шәһәре) командасы составында уйный. 1992-1993 елгы сезонда Будапештта «Альба Волен» хоккей клубы өчен уйный. 1996 елда профессиональ хоккейчы карьерасын тәмамлый һәм тренерлык эшенә күчә Тренер вазифасында:
2017-2018 елгы сезонда 2002 елгы яшүсмерләр командасы белән Идел буе федераль округы беренчелегендә 3 нче урын яулый.
Шулай ук укыгыз
Мордвинцев Сергей Дмитриевич
Тренер-укытучы
Белеме: Волгоград дәүләт физик культура институты («Физкультура-сәламәтләндерү эшен оештыручы укытучы-оештыручы» белгечлеге буенча); П.Ф. Лесгафт исемендәге МДУ (Санкт-Петербург), 2009 ел.
Эш стажы: спортчы – 19 ел.
Спортчы буларак:
күп тапкыр РФ чемпионы; Лиллехамерда олимпия алды турниры катнашучысы (2003 ел).
Тренер вазифасында:
Урал җыелма командасы белән Россия төбәкләре беренчелеге җиңүчесе; Клуб командалары арасында Россия финалының күп тапкырлар призеры, Урал һәм Идел буе беренчелеге призеры. 1990 елда туган уенчылар белән Укучыларның кышкы спартакиадасы финалисты (Россия), Урал җыелма командасы белән Россия төбәкләре беренчелеге финалисты; Клуб командалары арасында Россия финалының күп тапкырлар призеры; Урал һәм Идел буе беренчелеге призеры. 1990 елда туган уенчылар белән Россия беренчелеге финалисты Сергей Дмитриевич шәкертләре хәзерге вакытта КХЛ, ХХЛ, ЮХЛ, Беренче лигада, Суперлигада уйнадыла һәм уйнауларын дәвам итәләр.
Шулай ук укыгыз

2003

Кавера Антон Сергеевич
Тренер-укытучы
Белеме: Башкорт икътисад-юридик техникумы ( Уфа шәһәре), 2012 ел; Әлмәт физик культура көллияте, 2013 ел.; Башкорт физик культура институты (Уфа шәһәре), 1 курс.
Эш стажы: спортчы – 9 ел, тренер – 3 ай.
Спортчы буларак:
2010-2018 елга кадәр ХХЛ, РХЛ һәм «Нефтяник» ХК (Әлмәт шәһәре), «Спутник» ХК (Әлмәт шәһәре), «Сокол» ХК (Новочебоксарск шәһәре), «Чаллы» (Чаллы шәһәре) хоккей клубларында уйнаган.
РФ Спорт мастерлыгына кандидат
Шулай ук укыгыз

2004

Нигъмәтуллин Хәлим Хәкимулла улы
Тренер-укытучы
Белеме: Волгоград дәүләт физик культура институты («Физкультура-сәламәтләндерү эшен оештыручы укытучы» белгечлеге буенча), 1996 ел; П.Ф. Лесгафт исемендәге МДУ (Санкт-Петербург), 2009 ел.
Эш стажы: спортчы – 21 ел, тренер – 20 ел
Спортчы буларак:
Татарстанда «Ак Барс» (Казан), «Нефтехимик» (Түбән Кама), «Нефтяник» (Әлмәт) командалары өчен уйнаган. Ил (СССР һәм Россия) чемпионатларында 21 сезон уздырган, 1100 дән артык матч уздырган, шул исәптән 287се Суперлигада. 1997-1998 елларда «Ак Барс» ХК командасы составында Россия чемпионы; 1993-1994 елларда Россия ачык чемпионаты җиңүчесе, 1999-2000 елларда Россия чемпионы, 2002-2003 елгы сезонның бронза призеры, «Нефтяник» ХК командасы составында Федерация кубогы иясе (2002); 2007-2008 елгы сезонда Россия чемпионы. «Химик» ХК командасы составында (Воскресенск шәһәре); «Нефтяник-2» фарм-клубы тренеры (Әлмәт шәһәре), 1 лига; 2009-2010 елгы сезонда Россия беренчелегендә көмеш призер иясе.
Тренер вазифасында:
2011-2012 елгы сезонда «Спутник» ХК командасы белән Россия беренчелегенең бронза призеры (Әлмәт шәһәре); 14 яшькә кадәрге командалар арасында хоккей буенча Бөтенроссия ярышларының (Туймазы шәһәре) һәм Россия беренчелегенең (Идел буе төбәге) бронза призеры; 2017-2018 елгы сезонда 2004 елда туган «Нефтяник» БЯСМ уенчылар командасы белән бронза призеры.
Татарстан Республикасының Атказанган спорт мастеры. РФ Спорт мастеры
Шулай ук укыгыз
Исмайлов Александр Низаметдинович
Тренер-укытучы
Белеме: Әлмәт физик культура көллияте, 2011 ел; Россия дәүләт физик культура, спорт, яшьләр һәм туризм университеты (Мәскәү шәһәре), 2017 ел.
Эш стажы: спортчы – 13 ел, тренер – 1 ел
Спортчы буларак:
Россия чемпионатларының Беренче лигасы плей-оффында, ЮХЛ һәм РХЛ плей-оффында, Төбәкнең клуб командалары беренчелегендә күп тапкырлар катнашучы. «Нефтяник-2» ХК (Әлмәт шәһәре), «Нефтяник» ХК (Әлмәт шәһәре), «Спутник» ХК (Әлмәт шәһәре), «Челмет» (Чиләбе шәһәре), ВВС ЦСК (Самара шәһәре), «Прогресс» (Глазов шәһәре), «Мордовия» (Саранск шәһәре) // ЮХЛ - Б 2017-2018 «Чаллы» (Яр Чаллы шәһәре) составында уйнады)
РФ Спорт мастерлыгына кандидат
Шулай ук укыгыз

2005

Бажухин Сергей Николаевич
Тренер-укытучы
Белеме: Көнчыгыш Казахстан дәүләт университеты ("Физик культура һәм спорт" белгечлеге буенча), 1999 ел; П.Ф. Лесгафт исемендәге МДУ, Санкт-Петербург, 2009 ел.
Эш стажы: Тренер буларак эш стажы – 22 ел
Тренер вазифасында:
2003-2004 елгы сезонда Россия чемпионатының көмеш призеры, Россия федераль округлары беренчелегендә 3 нче урын, ике тапкыр Россия чемпионы, 2012-2014 елгы сезонда Россия юниорлар җыелма командасының өлкән тренеры.
Сергей Николаевичның шәкертләре Россия һәм европа клубларында уйный. 2005 елгы яшүсмерләр командасы белән 2017 елда Идел буе федераль округы беренчелеге чемпионы.
ТР Физик культура һәм спорт отличнигы
Шулай ук укыгыз
Фадеев Андрей Игоревич
Тренер-укытучы
Белеме: Әлмәт физик культура техникумы квалификациясе («Физик культура һәм спорт буенча педагог»), 2013 ел; Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, Яр Чаллы шәһәре, 2016 ел.
Эш стажы: 3 ел, тренер – 5 ел
Профессиональ спортчы буларак РХЛ һәм ХХЛ командалары составында «Спутник» ХК (Әлмәт шәһәре) уйнаган. Тренер вазифасында:
2005 елгы яшүсмерләр командасы белән 2016 - 2017, 2017-2018 елгы сезоннарда Идел буе федераль округы беренчелеге чемпионы.
Шулай ук укыгыз

2006

Стерляхин Евгений Анатольевич
Тренер-укытучы
Белеме: Әлмәт физик культура техникумы квалификациясе («Физик культура һәм спорт буенча педагог»), 2007 ел; Көнчыгыш икътисад-юридик академиясе («Психология» белгечлеге буенча), 2010 ел; П.Ф. Лесгафт исемндәге МДУ («Югары квалификацияле хоккейчыларны әзерләү теориясе һәм методикасы» юнәлеше буенча) (Санкт-Петербург шәһәре), 2014 ел.
Эш стажы: тренер – 14 ел
«Нефтяник-2» ХК командасы уенчысы (Әлмәт шәһәре).
Тренер вазифасында:
2003 елгы яшүсмерләр командасы белән 2015-2016 елгы сезонда Россия (Идел буе төбәге) беренчелегенең көмеш призеры; 2016-2017 елгы сезонда Россия беренчелегенең бронза призеры (Идел буе төбәге).
Шулай ук укыгыз
Латыйпов Динар Ленар улы
Тренер-укытучы
Белеме: Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе (Казан шәһәре), 2016 ел
Эш стажы: спортчы – 5 ел, тренер – 2 ел
Спортчы буларак:
2010 елдан 2015 елга кадәр «Нефтяник-2» ХК (Әлмәт шәһәре), «Спутник» ХК (Әлмәт шәһәре) РХЛ һәм ХХЛ командалары составларында уйнады.
Тренер вазифасында:
2006 елгы уенчылар командалары арасында Россия Идел буе федераль округы беренчелегенең көмеш призеры.
Шулай ук укыгыз

2007

Гизатуллин Радик Ильгизович
тренер-укытучы
Белеме: Кама дәүләт физик культура институты («Физик культура һәм спорт» белгечлеге буенча) (Яр Чаллы шәһәре), 2006 ел; П.Ф. Лесгафт исесемндәге МДУ (Санкт-Петербург шәһәре) ("Югары квалификацияле хоккейчыларны әзерләү теориясе һәм методикасы” юнәлеше буенча), 2010 ел.
Эш стажы: спортчы –5 ел, тренер – 18 ел
Спортчы буларак:
"Нефтехимик" ХК (Түбән Кама шәһәре), БВС ХК (Самара шәһәре), «Нефтяник» ХК (Лениногорск шәһәре) хоккей клубларында уйнаган.
Тренер вазифасында:
2007 елгы команда белән 2016-2017 сезонда Татарстан Республикасы беренчелеге җиңүчесе; Россия беренчелегендә (Идел буе төбәге) 4 нче урын иясе; 2017-2018 сезонда Татарстан Республикасы беренчелегенең көмеш призеры.
Шулай ук укыгыз
Вершинин Владимир Михайлович
Тренер-укытучы
Белеме: Волгоград дәүләт физик культура институты, 1989 ел.
Эш стажы: спортчы – 5 ел, тренер – 38 ел
Баш тренер ярдәмчесе вазифасында:
1999-2000 елгы сезон чемпионы. Владимир Михайловичның шәкертләре арасында Россия чемпионатлары, РСФСР, Татарстан Республикасы беренчелеге, Россия беренчелеге (Идел буе төбәге) призерлары һәм җиңүчеләре, СССР җыелма командасы һәм Югары хоккей лигасы, Беренче лига, ЮХЛ профессиональ клублары уенчылары бар. ТР Физик культура һәм спорт отличнигы
Шулай ук укыгыз

2008

Орищенко Александр Сергеевич
Тренер-укытучы
Белеме: Россия дәүләт физик культура, спорт, яшьләр һәм туризм университеты (Мәскәү шәһәре), 2018 ел.
Эш стажы: спортчы – 16 ел, тренер – 3 ел.
Спортчы буларак:
«Нефтяник-2» ХК (Әлмәт шәһәре) составында беренче лига уенчысы; «Нефтяник» ХК (Әлмәт шәһәре), «Нефтяник» ХК (Лениногорск шәһәре), «Сокол» ХК (Новочебоксарск шәһәре); Әлмәт шәһәренең «Спутник» ХК составында РХЛДА, «Ямальские Стерхи» ХК (Ноябрьск шәһәре), «Тамбов» ХК (Әлмәт шәһәре)» командалары уенчысы.
Тренер вазифасында:
2003 елгы яшүсмерләр командасы белән 2015-2016 елгы сезонда Россия (Идел буе төбәге) беренчелегенең көмеш призеры, 2016-2017 елгы сезонда Россия беренчелегенең бронза призеры (Идел буе төбәге).
РФ Спорт мастерлыгына кандидат
Шулай ук укыгыз
Барабанов Тимур Витальевич
Тренер-укытучы
Белеме: Әлмәт физик культура көллияте, 2011 ел; Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе (хәзерге вакытта укуын дәвам итә).
Эш стажы: спортчы – 6 ел, тренер – 2 ел
Спортчы буларак:
ЮХЛ (РХЛ) һәм ХХЛ плей-оффында «Нефтяник», «Барс», «Спутник» (Әлмәт шәһәре), «ЦСК ВВС» (Самара шәһәре) командалары составында күп тапкырлар катнашучы.
Тренер вазифасында:
2002 елгы уенчылар командасы белән 2017-2018 елгы сезонда Идел буе федераль округы беренчелегендә 3 нче урын.
Шулай ук укыгыз

2009

Сәхапов Илнар Рафаил улы
Тренер-укытучы
Белеме: Волгоград дәүләт физик культура институты («Физик культура укытучысы» белгечлеге буенча), 1998 г; П.Ф. Лесгафт исемндәге МДУ («Югары квалификацияле хоккейчыларны әзерләү теориясе һәм методикасы» юнәлеше буенча) (Санкт-Петербург шәһәре), 2012 ел.
Эш стажы: тренер – 20 ел
Тренер вазифасында:
2016-2017 елгы сезонда, 2009 елгы уенчылар командалары арасында ,Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе призларына үткәрелгән турнирның көмеш призеры; 2009 елгы уенчылар командалары арасында 2017-2018 елгы сезонда Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе призларына үткәрелгән турнир җиңүчесе. Илнар Рафаил улы шәкертләре хәзерге вакытта ХХЛ һәм ЮХЛнда уйныйлар.
Шулай ук укыгыз
Сафин Тимур Илдар улы
Тренер-укытучы
Белеме: Әлмәт физик культура көллияте, 2016 ел; Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе (Казан шәһәре), 2 нче курс.
Эш стажы: 5 ел, тренер – 1 ел.
Спортчы буларак:
«Спутник» ХК командасы составында ХХЛ конференциясенең «Б» төркеме плей-офф уеннарында катнашучы (Әлмәт шәһәре).
Тренер вазифасында:
2009 елгы уенчылар командалары арасында Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе призларына үткәрелгән турнир җиңүчесе
Шулай ук укыгыз

2010

Комаров Александр Владимирович
Тренер-укытучы
Белеме: Волгоград дәүләт физик культура институты («Физик культура» белгечлеге буенча), 1996 ел; П.Ф. Лесгафт исесемндәге МДУ (Санкт-Петербург шәһәре) ("Югары квалификацияле хоккейчыларны әзерләү теориясе һәм методикасы” юнәлеше буенча), 2009 ел.
Эш стажы: тренер – 21 ел
Тренер вазифасында:
2009-2010 сезонда 1999 елда туган «Нефтяник» ХК БЯСМ командасы белән Татарстан Республикасы беренчелеге җиңүчесе; 2011-2012, 2014-2015 сезоннарда Россия беренчелеге җиңүчесе (Идел буе төбәге). Александр Владимирович укучылары арасында: - 18 яшькә кадәрге егетләр арасында дөнья чемпионы, яшьләр җыелма командасы составында Дөнья чемпионатының бронза призеры ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе Василий Токранов; - 2017-2018 сезонда КХЛ Чемпионы, «Ак Барс» ХК составында Гагарин Кубогы иясе Артем Лукоянов; - Беларусь Республикасы Президенты Кубогы, Чакыру (Канада) Кубоклары иясе; 18 яшькә кадәрге командалар арасында дөнья чемпионаты призеры Максим Марушев; - Россия Укучылар спартакиадасы җиңүчеләре (2015 ел): Бархаткин А., Галимов А., Веселов А. ТР Физик культура һәм спорт отличнигы
Шулай ук укыгыз
Сәлахов Рөстәм Илдар улы
Тренер-укытучы
Белеме: Әлмәт физик культура техникумы квалификациясе («Физик культура һәм спорт буенча педагог»), 2013 ел; Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты (Яр Чаллы шәһәре), 2016 ел.
Эш стажы: спортчы – 5 ел, тренер – 5 ел
Спортчы буларак:
«Спутник» ХК (Әлмәт шәһәре), «Горняк» ХК (Учалы шәһәре), «Ижау сталь» ХК (Ижау шәһәре); РХЛда «Прогресс» командасы (Глазов шәһәре); «Ижсталь» командасы составында ЮХЛ (Ижау шәһәре).
Шулай ук укыгыз

2011

Мәүлетбаев Айнур Илшат улы
Тренер-укытучы
Белеме: Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе( Казан шәһәре), 2015 ел.
Эш стажы: спортчы – 2 ел, тренер – 5 ел
Спортчы буларак:
"Спутник" ХК составында «Западник» РХЛ дивизионының элеккеге уенчысы (Әлмәт шәһәре)
Шулай ук укыгыз
Агеев Максим Дмитриевич
Тренер-укытучы
Белеме: Идел буе физик культура дәүләт академиясе, 2015 ел.
Эш стажы: спортчы – 5 ел, тренер – 2 ел
Спортчы буларак:
ЮХЛ (РХЛ) һәм ХХЛ плей-оффында «Нефтяник» һәм «Спутник» (Әлмәт шәһәре), «ЦСК ВВС» (Самара шәһәре) командалары составында күп тапкырлар катнашучы.
Шулай ук укыгыз

2012

Мищенко Андрей Владимирович
Тренер-укытучы
Белеме: Чиләбе дәүләт физик культура институты ("Физик культура укытучысы» квалификациясе буенча), 1988 ел
Эш стажы: тренер – 29 ел
Спортчы буларак:
«Трактор» ХК (Чиләбе), «Металлург» ХК (Магнитогорск) командалары өчен уйнаган.
Тренер вазифасында:
Урал җыелма командасы белән Россия төбәкләре беренчелеге җиңүчесе; Клуб командалары арасында Россия финалының күп тапкырлар призеры; Урал һәм Идел буе беренчелегенең күп тапкырлар призеры; 1990 елгы уенчылар командасы белән Россия укучыларының Кышкы спартакиадасы финалисты; 1993 елда туган уенчылар командасы белән 2009-2010 елгы сезонда Россия беренчелеге финалисты. Андрей Владимирович шәкертләре суперлига профессиональ хоккей клубларында уйный: КХЛ, ХХЛ, ЮХЛ, МХЛ.
Шулай ук укыгыз
Фәхретдинов Виль Исмәгыйль улы
Тренер-укытучы
Белеме: Волгоград дәүләт физик культура институты («Физик тәрбия» белгечлеге буенча), 1979 ел.
Эш стажы: Тренер булып эшләү стажы – 46 ел
В.И. Фәхретдинов. укучылары арасында: – Эдуард Першин,1977 елда туган – «Динамо» Мәскәү командасы составында СССР чемпионы(1997 ел), МХЛ клубларында өч сезон уздыра; – Петр Хохряков, 1990 елда туган, хәзерге вакытта КХЛ командасында уйный, Россия җыелма командасына кертелә; СКА составында Гагарин Кубогы иясе (2015-2016 елгы сезон); хәзерге вакытта «Авангард» ХК уенчысы (Омск шәһәре); – Евгений Еременко, «Витязь» ХК командасы составында КХЛ уенчысы (Подольск шәһәре); – Д. Фәхретдинов, Е. Еременко, П. Хохряков – юниорлар арасында Россия җыелма командасы уенчылары (2006, 2007 еллар.). 1977 елгы «Нефтехимик» командасы белән СССР финалы призеры, Белгород шәһәре, 1992 ел. 2004 елгы үсмерләр командасы белән күп тапкырлар Татарстан Республикасы беренчелеге җиңүчесе, ике тапкыр Россия беренчелеге җиңүчесе (Идел буе төбәге), 2016-2017 елгы сезонда Россия беренчелегенең бронза призеры.
Шулай ук укыгыз

2013

Романов Иван Валерьевич
Тренер-укытучы
Белеме: Әлмәт физик культура көллияте, 2011 ел; Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты (Яр Чаллы шәһәре), 2016 ел.
Эш стажы: тренер – 7 ел.
Тренер сыйфатында:
2016-2017 елгы сезонда 2008 елгы командалар арасында Татарстан Республикасы беренчелегенең көмеш призеры.
Шулай ук укыгыз
Логинов Александр Васильевич
Тренер-укытучы
Белеме: Әлмәт физик культура көллияте, 2017 ел; Урал дәүләт физик культура университеты (Чиләбе шәһәре), 2 курс.
Эш стажы: спортчы – 4 ел, тренер – 2 ел
Шулай ук укыгыз

Кызлар командасы (2004-2008)

Абасова Валерия Валентиновна
Кызлар командасы тренеры-укытучысы
Белеме: Әлмәт физик культура көллияте, 2011 ел; Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе, 2014 ел.
Эш стажы: Тренер буларак эш стажы – 7 ел
Шулай ук укыгыз

Капкачылар буенча тренерлар

Шиһапов Линар Хәйдәр улы
Капкачыларны өйрәтүче тренер-укытучы
Белеме: Кама дәүләт физик культура институты («Физик культура һәм спорт» белгечлеге буенча), Яр Чаллы шәһәре, 2010 ел.
Эш стажы: спортчы – 14, тренер – 5 ел
Спортчы буларак:
«Нефтяник» ХК (Лениногорск шәһәре), «Дизель» ХК (Пенза шәһәре), «Южный Урал» ХК (Орск шәһәре), «Крылья Советов» ХК (Мәскәү шәһәре), «Ижсталь» ХК (Ижевск шәһәре), «Спутник» ХК (Түбән Тагил шәһәре), «Нефтехимик» ХК (Түбән Кама шәһәре) командалары составында, Суперлигада һәм КХЛда 2 сезон, «Сахалин» ХК командасы составында үткәрә. 2004-2005 елгы сезонда Беренче лиганың Россия беренчелеге чемпионы (Идел буе төбәге); 2009-2010 елгы сезонда Орск шәһәренең «Южный Урал» ХК составында Россия чемпионатының ышанычлылык коэффициенты буенча плей-оффның иң яхшы капкачысы.
Шулай ук укыгыз
Рыжиков Григорий Витальевич
Капкачылар тәрбияләү буенча тренер-укытучы
Белеме: Әлмәт муниципаль институты («Психология» юнәлеше буенча), 2006 ел; П.Ф. Лесгафт исемндәге МДУ («Югары квалификацияле хоккейчыларны әзерләү теориясе һәм методикасы» юнәлеше буенча) (Санкт-Петербург шәһәре), 2011 ел.
Эш стажы: спортчы – 8 ел, тренер – 11 ел.
Спортчы буларак:
«Нефтяник-2» ХК (Әлмәт шәһәре), «Ариада» ХК (Волжск шәһәре), «Торос» ХК (Нефтекамск шәһәре) составында беренче лигада уйнаган. Беренче лига командалары арасында Россия чемпионы, «Ариада» ХК командасы составында Беренче лига командалары финалы җиңүчесе (Волжск шәһәре). Григорий Витальевич укучылары арасында: Россия яшьләр җыелма командасы уенчылары, бөтенроссия һәм халыкара ярышлар җиңүчеләре һәм призерлары булуы билгеле.
Шулай ук укыгыз

Гимнастика буенча Тренер

Петровичев Дмитрий Владимирович
Гомуми физик әзерлек буенча тренер-укытучы
Белеме: Әлмәт физик культура техникумы, 1996 ел; Кама дәүләт физик культура институты (Яр Чаллы шәһәре), 2000 ел.
Эш стажы: тренер 18 ел
Спортчы буларак:
дөнья чемпионы, гер спорты буенча алты тапкыр призер, Татарстан Республикасының ике тапкыр абсолют чемпионы, 2008-2017 елларда Татарстан Республикасы чемпионы.
Гер спорты буенча спорт мастеры. Дзюдо, спорт гимнастикасы буенча спорт мастерлыгына кандидат. 1 дана айкидо иясе.
Шулай ук укыгыз