АкБарс
- Специалисты Академии
- Тренеры
- Наши тренеры в постоянном развитии

АКАДЕМИЯ ПРОГРАММАСЫН ТАТАРСТАННЫҢ ДҮРТ МУНИЦИПАЛЬ БЯСМ ТРЕНЕРЛАРЫНА ТӘКЪДИР ИТҮ

3 октябрьдә Хоккей академиясендә, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе индикаторлары рейтингы нәтиҗәләре буенча, үз регионнарында, иң яхшылар дип табылган, дүрт БЯСМ тренерлары җыелды. Чараның максаты – муниципаль БЯСМ тренерлары өчен 5-7 яшьлек хоккейчыларны әзерләү программасын тәкъдир итү.

3 октябрьдә Хоккей академиясендә, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе индикаторлары рейтингы нәтиҗәләре буенча, үз регионнарында, иң яхшылар дип табылган, дүрт БЯСМ тренерлары җыелды. Чараның максаты – муниципаль БЯСМ тренерлары өчен 5-7 яшьлек хоккейчыларны әзерләү программасын тәкъдир итү.

– Методика – ул догма түгел. Без һәрвакыт диалог һәм хезмәттәшлек яклы. Безнең өчен иң кыйммәтлесе сезнең белән даими рәвештә элемтәдә тору. Бүгенге тәкъдим ителгән программа – тренерга ярдәм, әмма аның эшчәнлеген алыштырмый. Хоккейчыларның нәтиҗәле уйнавы өчен бары тик тренер гына җавап бирә. Программада җитешсезлекләр күрсәгез яки өстәмә мәгълүматка ия булсагыз, кичекмәстән, безгә хәбәр итегез.

Укыту курсы барышында тренерларга 5-7 яшьлек хоккейчыларны бозда һәм боздан читтә әзерләү буенча программа һәм «5-7 яшьлек хоккейчыларны әзерләүнең психофизиологик аспектлары» дип аталган методик ярдәмлек тәкъдим ителде. Дәресләр барышында тренерларның һәркайсы, методик кулланмалардан файдаланып, күнекмә дәресләренең планын төзеп карады.

Семинар ахырында катнашучылар белән үзара элемтә урнаштырдык.

Сәфетдинов Ришат Ришат улы, «Биектау» БЯСМ тренеры:

– Семинардан бик яхшы тәэсирләр калды. Яхшы методик ярдәмлекләр, аларны куллану уңайлы һәм җиңел... Академия әзерләгән әлеге материалларга бик шат. Күп кенә кызыклы күнегүләр күрдем, һичшиксез, эштә кулланачакмын.

Аббазов Илнар Рәфыйк улы, «Чаллы» БЯСМ тренеры:

– Мин – алты яшьлекләр белән эшләүче тренер. Алар белән инде икенче ел шөгыльләнәм. Минемчә, программа бик актуаль. Гомумән, бердәм программа буенча эшләү тренерлар өчен зур плюс дип саныйм. Бүгенге материалларны куллануга килгәндә, куллануның уңышы БЯСМндә булдырылган шартларга бәйле булачак.

Краснов Игорь Викторович, Лениногорск шәһәре БЯСМ тренеры:

– Тренер булып 40 елга якын эшлим. Тренировка процессын мин икегә бүлеп карыйм: беренчесе – мин эшли башлаган вакыттагы һәм хәзерге. Һәр икесе бер-берсеннән бик нык аерыла. Даими рәвештә белем күтәрергә һәм үзгәреп торырга туры килә. Озакка сузылган тәнәфестән соң, тренерларга фәнни нигезләнгән һәм практикада расланган укыту методларын кулланырга мөмкинлек бирә торган программалар барлыкка килүгә шатмын. Әлеге программаның бездә эшләнгән булуына да шатмын.