АкБарс
https://www.high-endrolex.com/5
- Специалисты Академии
- Тренеры
- Наши тренеры в постоянном развитии

ХОККЕЙ АКАДЕМИЯСЕНДӘ ВЛАДИМИР ЮРЗИНОВНЫҢ ОСТАЛЫК ДӘРЕСЕ

13-15 августта «Ак Барс Хоккей академиясе»ндә СССРның һәм Россиянең атказанган тренеры, ике тапкыр олимпия чемпионы Владимир Юрзинов җитәкчелегендә осталык дәресе үтте.

«Красная Машина»ның легендар тренеры «Ак Барс» һәм «Динамо» МбһЯСМләрендә ике семинар үткәрде. Семинарлар барышында ул үзенең күпьеллык тәҗрибәсе, хоккейчыларны өйрәтүнең алымнары, Россия һәм чит илдәге тренерларның шәхси һәм һөнәри осталыклары белән уртаклашты, аларның эш алымнары белән таныштырды.

Моннан тыш, Михаил Юрзинов боз өстендә осталык дәресе дә үткәрде, «Ак Барс» ЯХЛ бүгенге төп хоккей командалары куллана торган төп күнегүләр, тренировкалар белән идарә итүнең заманча алымнары белән таныштырды.

Владимир Юрзинов:

– ««Ак Барс» Хоккей академиясе – Россия хоккеенда яңа адым. Минемчә, Татарстанда бу мәсьәлә белән шөгыльләнә башлап, бик дөрес эшләгәннәр. Безгә үз кадрларыбызны, минем өчен иң мөһиме, үзебезнең тренерларыбызны әзерләү кирәк, алар кулында безнең киләчәк. Россиядә сәләтле яшьләр бик күп, алар белән шөгыльләнергә кирәк, һәм иң мөһиме, бар җаваплылык аларны өйрәтүчеләр кулында. Миңа Татарстандагы хезмәттәшләрем белән эшләү бик күңелле, безнең уртак эшчәнлек һәркем өчен дә файдалы булыр дип ышанам.»