ТРЕНЕРЛАР-УКЫТУЧЫЛАР СОСТАВЫ
- Специалисты Академии
- Тренеры
- ТРЕНЕРЛАР-УКЫТУЧЫЛАР СОСТАВЫ

ТРЕНЕРЛАР-УКЫТУЧЫЛАР СОСТАВЫ

ЮХЛ (2001-2002)

Госманов Денис Мидехәт улы
Тренер-укытучы
Белеме: Урал дәүләт физик культура университеты, 2007 ел.
Эш стажы: спортчы – 20 ел, тренер – 10 ел
Спортчы буларак:
1991-1992 елгы Россия чемпионы, «Металлург» ХК (Магнитогорск) клубы составында Европа Суперкубогы иясе (2000-2001), «Трактор» ХК составында Югары лига бронза призеры (2003-2004).
Тренер вазифасында:
«Урал-Көнбатыш Себер» регионының 2005 елгы командалары арасында Россия беренчелеге чемпионы; 2003 елда туган яшүсмерләр командасы белән Сириус кубогы иясе (2018), Россия юниорлар җыелма командасының баш тренеры ярдәмчесе (U16).
РФ Спорт мастеры. Халыкара класслы спорт мастеры
Шулай ук укыгыз

2003

Вильданов Роман Ленар улы
Тренер-укытучы
Белеме: Казан дәүләт педагогика институты, 1993 ел; П.Ф. Лесгафт исемендәге НДУ каршындагы тренерларны әзерләү югары мәктәбе, Санкт-Петербург шәһәре, 2009 ел.
Эш стажы: Cпортчы – 5 ел, тренер – 34 ел
Спортчы буларак:
Татарстан Республикасы беренчелеге, Казан шәһәре беренчелеге призеры.

Тренер вазифасында:
«Нефтехимик» ХК командасы белән 1985 елда туган балалар белән Идел буе төбәге Россия беренчелеге җиңүчесе һәм призеры, 2001 елда Төбәк җыелма командалары беренчелегенең бронза призеры, 2011 елда Россия чемпионы, 2012 елда Россия яшьләр спартакиадасы җиңүчесе.

«Ак Барс» БЯСМ белән 2003 елда туган балалар командалары арасында 2015-2016, 2017-2018 елгы сезоннарда, Россия беренчелегендә 2 нче урын; 2003 елгы клуб командалары арасында Россия беренчелеге җиңүчесе; 2016-2017 елгы сезонда «Федераль округларның җыелма командалары беренчелеге» Бөтенроссия ярышларында 2 нче урын; 2017-2018 елгы сезонда «Федераль округларның җыелма командалары беренчелеге» Бөтенроссия ярышларында 2 нче урын.

Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре. Россиянең атказанган тренеры.
Шулай ук укыгыз
Захаров Евгений Валерьевич
Тренер-укытучы
Белеме: Кама дәүләт физик культура институты, 2007 ел.
Эш стажы: спортчы – 10 ел, тренер – 14 ел
Спортчы буларак:
Россия җыелма командасы составында полиция һәм янгын сүндерүчеләр арасында күп тапкыр дөнья чемпионаты җиңүчесе һәм призеры, 1999 елда «Ак Барс» ХК составында Континенталь кубокның бронза призеры (Казан); «Динамо» ХК составында Казан һәм Татарстан Республикасының күп тапкыр чемпионы (Казан шәһәре).
Тренер вазифасында:
2001 елгы команда белән 2016-2017 ел сезонында Россия беренчелегенең «Б» төркемендә 2 нче урын иясе; Казан шәһәре Чемпионатында 2 нче урыны (2016-2017 елгы сезон).
Шулай ук укыгыз

2004

Корнилов Павел Вячеславович
Тренер-укытучы
Белеме: Кама дәүләт физик культура институты
Эш стажы: спортчы – 20 ел, тренер – 3 ел
Спортчы буларак:
«Ак Барс» ХК составында 1999-2000 сезонның Россия чемпионатында 3 нче урын иясе (Казан шәһәре); 2013-2014 сезонда «Нефтяник» ХК составында ЯХЛ командалары арасында Россия Чемпионатының 2 нче урыны иясе (Әлмәт шәһәре).
Тренер ярдәмчесе вазифасында:
1999 елда туган яшүсмерләр командасы белән 2016 елда Россия яшьләренең III кышкы спартакиадасында 1 нче урын иясе; 2015-2016 елгы сезон ЮХЛ командалары арасында «Идел Буе» регионының Россия беренчелегендә 1 нче урын иясе; 2015-2016 елгы сезон ЮХЛ командалары арасында Россия беренчелеге финалы җиңүчесе. Тренер вазифасында: 2004 елгы команда белән Идел Буе регионының ике тапкыр Россия беренчелеге призеры; Федераль округларның җыелма командалары Бөтенроссия беренчелегенең 3 нче урын иясе.
РФ Спорт мастеры
Шулай ук укыгыз
Зубков Андрей Федорович
Тренер-укытучы
Белеме: Краснодар дәүләт физик культура институты, 1993 ел.
Эш стажы: спортчы – 23 ел, тренер – 18 ел
Спортчы буларак:
Югары лига командалары арасында күп тапкырлар СССР һәм Россия чемпионы һәм призеры.
СССРның Спорт мастеры
Шулай ук укыгыз

2005

Гусев Вадим Сергеевич
Тренер-укытучы
Белеме: Волгоград дәүләт физик культура институты, 1991 ел.
Эш стажы: спортчы – 8 ел, тренер – 28 ел
Тренер вазифасында:
2000 елгы командалар арасында Россия беренчелегенең бронза призеры.
Шулай ук укыгыз
Ромадановский Андрей Юрьевич
Тренер-укытучы
Белеме: В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты, 2004 ел; А.А. Кулешов исемендәге Могилев дәүләт университеты, 2011 ел, «Физик культура» белгечлеге буенча укытучы.
Эш стажы: спортчы – 19 ел, тренер – 4 ел
Тренер вазифасында:
«Идел буе» регионының Россия беренчелегенә үткәрелгән «Ак Барс» БЯСМ командасы белән ике тапкыр җиңүче.
Шулай ук укыгыз

2006

Доника Анатолий Григорьевич
Тренер-укытучы
Белеме: Киев дәүләт физик культура институты, 1988 ел, П.Ф. Лесгафт исемендәге Физик культура, спорт һәм сәламәтлек милли дәүләт университеты, Санкт-Петербург шәһәре, 2009 ел.
Эш стажы: спортчы – 21 ел, тренер – 21 ел
Спортчы буларак:
1985 елда СССР чемпионатының бронза призеры, 1985 елда Универсиада чемпионы, 1991 елда Венгрия чемпионы.
Тренер вазифасында:
1999 елгы командалар арасында «Идел буе» төбәге беренчелеге җиңүчесе; 2014 елда ЯХЛ командалары арасында Россия беренчелеге җиңүчесе; 2015 елда Бөтенроссия турнирының ике тапкыр җиңүчесе (Можайск шәһәре), 1999 елгы командалар арасында Россия беренчелегенең көмеш призеры (Орск шәһәре), 2000 елгы командалар арасында Россия беренчелеге җиңүчесе (Дмитров шәһәре); 2016 елда Россия Федерациясе Идел буе федераль округы спартакиадасы җиңүчесе (Салават шәһәре).; 1999 елгы командалар арасында РФ спартакиадасы җиңүчесе (2014 ел); 1997-1998, 1999 елгы командалар арасында ЯХЛ беренчелеге финалы җиңүчесе (Бердск шәһәре); 2000 елгы җыелма командалар турнирының бронза призеры (Сочи шәһәре).
СССРның Спорт мастеры.
Шулай ук укыгыз
Прыгунов Александр Владимирович
Тренер-укытучы
Белеме: Кама дәүләт физик культура институты, 2001 ел.
Эш стажы: спортчы –16 ел, тренер – 7 ел
Спортчы буларак:
«Химволокно» ХК составында Беларусь Республикасы чемпионатының ике тапкыр призеры (Могилев шәһәре);
Тренер вазифасында:
2001 елда туган спортчылар командасы белән Россия, «Идел буе» төбәге беренчелеге җиңүчесе һәм призеры; 2011-2012 елгы сезонда «Газпром нефть Кубогы» ЯХЛ балалар командаларының II Халыкара турниры җиңүчесе; 2014-2015 елгы сезонда Россия спорт мәктәпләре укучылары спартакиадасы призеры (Чиләбе шәһәре); 2006 елгы команда белән 2015-2016 елгы сезонда ТР беренчелеге җиңүчесе; «Идел буе» төбәге беренчелеге призеры.
Шулай ук укыгыз

2007

Габделхаев Рөстәм Наил улы
Өлкән тренер-укытучы
Белеме: Волгоград дәүләт физик культура институты (ВГИФК), 1992 ел.
Эш стажы: спортчы – 18 ел, тренер – 27 ел
Спортчы буларак:
Куйбышев шәһәренең «СКА» ХК составында икенче лиганың яшьләр командалары арасында СССР беренчелегендә 2 нче урын яулый, 1977-1978 сезон; Әлмәт шәһәренең «Спутник» ХК составында РСФСР чемпионы, 1978-1979 сезон; ветераннар арасында күп тапкыр дөнья чемпионы.
Тренер вазифасында:
2015-2016, 2016-2017 елгы сезоннарда 2007 елда туган уенчыларның командалары арасында ТР беренчелегенә үткәрелгән туринирда 2 нче урын; 2016-2017 елгы сезонда Казан шәһәре беренчелегендә 1 нче урын; Казан шәһәре беренчелегендә 3 нче урын (2007 елда туган уенчылардан тупланган командалар арасында 2017-2018 сезон); 2007 елда туган уенчылардан тупланган командалар арасында үткәрелгән «Идел Буе» регионының Россия беренчелегендә 1 нче урын, 2017-2018 елгы сезон;
Шулай ук укыгыз
Гущин Артем Равил улы
Тренер-укытучы
Белеме: Кама дәүләт физик культура институты, 2007 ел.
Эш стажы: спортчы – 10 ел, тренер – 8 ел
Спортчы буларак:
Астана шәһәренең «Барыс» ХК составында 2005-2006 елгы Казахстан чемпионаты призеры. Полиция һәм янгын сүндерүчеләр арасында 2011, 2013 елларда Россия җыелма командасы составында, Дөнья чемпионы, 2015 елда полиция һәм янгын сүндерүчеләр арасында дөнья чемпионатының көмеш призеры, «Динамо» ХК составында Казан һәм ТРның күп тапкыр чемпионы (Казан).
Тренер вазифасында:
2007 елгы команда белән 2016-2017 сезонда Казан шәһәренең ачык беренчелеге җиңүчесе; 2017-2018 сезонда Казан шәһәренең ачык беренчелеге призеры; Татарстан Республикасы беренчелегенең ике тапкыр призеры; 2017-2018 сезонда «Идел буе» төбәге беренчелеге җиңүчесе.
Шулай ук укыгыз

2008

Салмин Артем Станиславович
Тренер-укытучы
Белеме: П.Ф. Лесгафт исемендәге НДУ каршындагы тренерларны әзерләү югары мәктәбе, 2013 ел.
Эш стажы: спортчы – 9 ел, тренер – 7 ел
Тренер вазифасында:
2016-2017 сезонда Казан шәһәре ачык беренчелеге призеры; 2017-2018 сезонда, 2008 елгы командалар арасында, Татарстан Республикасы беренчелеге җиңүчесе.
Шулай ук укыгыз
Царёв Андрей Александрович
Тренер-укытучы
Белеме: Кама дәүләт физик культура институты, 2008 ел.
Эш стажы: спортчы – 28 ел, тренер – 6 ел.
Спортчы буларак:
2013 елгы Россия җыелма командасы составында полиция һәм янгын сүндерүчеләр арасында дөнья чемпионы; «Нефтяник» ХК составында (Әлмәт шәһәре) 1996-1997 елгы сезонның бронза призеры; 1997-1998 сезон чемпионы, «Ак Барс» ХК составында Суперлигага чыга (Казан шәһәре); 2002-2003 сезонда бронза призеры (Тольятти шәһәре); «Торпедо» ХК составында 2004-2005 елгы сезонның бронза призеры (Түбән Новгород шәһәре); 2007-2008 елгы сезонда Казахстан чемпионы.
Тренер вазифасында:
2008 елгы командалар арасында 2017-2018 сезонның Татарстан чемпионы. РФ спорт мастеры. Казахстан Республикасының спорт мастеры.
Шулай ук укыгыз

2009

Митягин Александр Владимирович
Тренер-укытучы
Белеме: НДУ каршындагы П.Ф. Лесгафт исемендәге Тренерларның югары мәктәбе, Санкт-Петербург шәһәре, 2011 ел.
Эш стажы: спортчы – 7 ел, тренер – 14 ел.
«Нефтехимик-2» ХК составында 1 нче лига командалары арасында Россия беренчелегенең күп тапкырлар җиңүчесе; «Ариада» ХК тренеры вазифасында: 2016-2017, 2017-2018 сезоннарда, 2009 елда туган уенчылардан тупланган командалар арасында, Казан шәһәре беренчелегенең ачык турниры җиңүчесе.
Шулай ук укыгыз
Абаев Максим Александрович
Тренер-укытучы
Белеме: Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе, физик культура һәм спорт буенча белгеч, 2013 ел.
Эш стажы: спортчы – 11 ел, тренер – 3 ел
«Идел буе» төбәгенең «Нефтяник» АХК составында күп тапкырлар җиңүче һәм призер; «Автомобилист» ХК, «Ижаусталь» ХК, «Мечел» ХК (ВХЛ); «Чаллы» ХК, «Юрмагы» ХК; FBI VEU Feldnich (INL LIG Халыкара лига); «Компаньон-Нафтогаз» ХК составында Украина беренчелеге призеры. Тренер сыйфатында: 2016-2017, 2017-2018 елгы сезоннарда 2009 елда туган балалар командалары арасында Казан шәһәре беренчелегенә үткәрелгән ачык турнирда 1 нче урын яулый.
Шулай ук укыгыз

2010

Мирханов Айрат Тәлгать улы
Өлкән тренер-укытучы
Белеме: Волгоград дәүләт физик культура институты, 1984 ел.
Эш стажы: спортчы – 5 ел, тренер – 33 ел
Тренер вазифасында:
2012 елда Стокгольм (Швеция) һәм 2014 елда Братислава шәһәрендә (Словакия) шәһәрендә WORLD SELECTS INVITE җиңүчесе.
Россия спорт мәктәпләре укучыларының 2013 елгы спартакиадасы җиңүчесе; Россия беренчелеге призеры (Идел буе зонасы).
Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре
Шулай ук укыгыз
Вильданов Роман Ленарович
Тренер-укытучы
Белеме:
Эш стажы: спортчы – 7 ел, тренер – 5 ел
Шулай ук укыгыз

2011

Зяблов Дмитрий Александрович
Тренер-укытучы
Белеме: Казан дәүләт педагогика университеты (КДПУ), физик тәрбия факультеты, 1998 ел; П.Ф. Лесгафт исемендәге Физик культура, спорт һәм сәламәтлек милли дәүләт университеты, Санкт-Петербург шәһәре, 2010 ел.
Эш стажы: спортчы – 8 ел, тренер – 12 ел
2013-2014 елларда Татарстан чемпионы, Идел буе төбәге Россия беренчелегенең көмеш призеры, 2015 ел.
Шулай ук укыгыз
Тарасов Олег Вячеславович
Тренер-укытучы
Белеме: Түбән Кама муниципаль институты, спорт-педагогика факультеты, 2008 ел; П.Ф. Лесгафт исемендәге НДУ каршындагы тренерларны әзерләү югары мәктәбе, Санкт-Петербург шәһәре, 2014 ел.
Эш стажы: спортчы – 12 ел, тренер – 6 ел
Спортчы буларак: «Нефтехимик-2» ХК составында «Идел буе» төбәге Россия беренчелеге җиңүчесе.
Шулай ук укыгыз

2012

Будовниц Михаил Константинович
Тренер-укытучы
Белеме: Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе, Казан шәһәре
Эш стажы: спортчы – 1 ел, тренер – 10 ел.
Тренер вазифасында:
«Ак Барс» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы белән Татарстан Республикасы беренчелегенең күп тапкырлар җиңүчесе (2003 ел).
Шулай ук укыгыз
Сираев Альберт Ахатович
Тренер-укытучы
Белеме: Түбән Кама муниципаль институты, 2007 ел, белгечлеге «Физик культура»
Эш стажы: спортчы – 10 ел, тренер – 7 ел
Спортчы буларак:
«Нефтехимик-2» ХК составында беренче лига командалары арасында ике тапкыр Россия беренчелеге җиңүчесе (Түбән Кама шәһәре).
Тренер вазифасында:
1999 елгы команда белән Казан шәһәренең күп тапкырлар ачык беренчелеге җиңүчесе; 2015-2016 сезонда «Идел буе» төбәге беренчелеге призеры.
Шулай ук укыгыз

2013

Талипов Руслан Илшат улы
Тренер-укытучы
Белеме: Волгоград дәүләт физик культура институты
Эш стажы: спортчы – 17, тренер – 8 ел
Спортчы буларак:
«Нефтяник» ХК составында 1993-1994 сезонда Югары лига командалары арасында Россия чемпионы (Әлмәт шәһәре); «Нефтехимик» ХК составында 1994-1995 сезонда Югары лига командалары арасында Россия чемпионы (Түбән Кама шәһәре); «Ижсталь» ХК составында ике тапкыр Федерация кубогы иясе (Ижау шәһәре); 1999-2000 сезонда Украина чемпионы, «Бөркет» ХК составында Көнчыгыш-Европа хоккей лигасы чемпионы (Киев шәһәре); «Мечел» ХК составында Югары лига призеры, 2003-2004 сезон (Чиләбе шәһәре). ЯХЛ командасы тренеры вазифасында: «Идел Буе» регионының ике тапкыр Россия беренчелеге призеры; 2016-2017 сезонда Россия беренчелеге финалында 4 нче урын; 2017-2018 сезонда «Идел буе» төбәге беренчелеге җиңүчесе.
РФ Спорт мастеры.
Шулай ук укыгыз
Абиев Артур Марат улы
Тренер-укытучы
Белеме: Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе, Казан шәһәре.
Эш стажы: спортчы – 17 ел, тренер – 5 ел.
Спортчы буларак:
«Идел Буе» регионының Россия беренчелеге призеры («Нефтяник-2» ХК составында 2001-2002 сезон); «Идел Буе» регионының «Яр Чаллы» ХК составында Россия беренчелеге, 2 нче урын (Яр Чаллы шәһәре); «Идел Буе» регионының «Юрматы» ХК составында ике тапкыр Россия беренчелеге җиңүчесе (Салават шәһәре).
Шулай ук укыгыз

Капкачылар буенча тренерлар

Кәримов Марат Мидхәт улы
Капкачыларны әзерләү буенча тренер-укытучы
Белеме: Россия дәүләт физик культура, спорт, яшьләр һәм туризм университеты (Мәскәү шәһәре)
Эш стажы: спортчы – 12 ел, тренер – 5 ел
Cпортчы буларак:
1988 елгы командалар арасында Мәскәү шәһәре беренчелегенең күп тапкырлар җиңүчесе (Мәскәү шәһәре), «Йолдызлык» ХК командасы составында (Мәскәү шәһәре); 1988 елгы командалар арасында, «Спартак» ХК (Мәскәү шәһәре) һәм «Витязь» ХК БЯСМ командалары составында, Мәскәү шәһәре беренчелегенең күп тапкырлар призеры (Мәскәү шәһәре).
Шулай ук укыгыз
Әкбәров Адель Рәшит улы
Капкачыларны әзерләү буенча тренер-укытучы
Белеме: Самара социаль педагогика университеты, физик культура һәм спорт факультеты
Эш стажы: тренер – 1 ел.
Капкачылар тренеры вазифасында:
2007 елда «Ак Барс» ОРБЯСМ командасы белән 2017-2018 сезонында «Идел Буе» регионының Россия беренчелегендә 1 нче урын.
Шулай ук укыгыз