Хоккейчының уен барышында фикерли белүе – җиңүнең яртысы
https://www.high-endrolex.com/5
- Набор и обучение
- Обучение детей в Академии
- Интеллект хоккеиста – половина победы

Интеллект хоккеиста – половина победыХоккейчының уен барышында фикерли белүе – җиңүнең яртысы

О методике14.jpg

Уен барышында фикерли белү хоккейчының осталыгын, индивидуль тактикасын билгели торган төп күрсәткечләрнең берсе. Югары дәрәҗәдә фикерли белүнең күрсәткече дип уенчының хәтерен, уен барышында фикерләвен, логик фикер йөртә белүен атыйлар. Бу күрсәткечләрне башка төрле когнитив сәләтләр дип тә атап йөртәләр.   Уен барышында фикерли алу сәләте хоккейчының стабиллеген билгеләргә ярдәм итә. Уен интеллекты үсеш алмаган уенчы бер уенда ялтырап чыгыш ясарга, ә башка уеннарда бөтенләй дә күзгә чалынмаска мөмкин. Хоккейчылар арасында оста уенчыны яхшы уенчыдан аеру үзенчәлеге буларак та, уен интеллектына ия булу тора.

Хоккейда уен интеллекты төшенчәсе астында уенчының хоккей мәйданында булган вәзгыятьне бәяли, ситуациягә бәйле уендашларының һәм көндәш команда уенчыларының хәрәкәтләрен, алымнарын анализлап пргоноз ясау һәм төрле техник, тактик дөрес алымнар сайлап алудан гыйбарәт.

Иң мөһиме – интеллект – тумыштан бирелә торган сыйфат түгел, ул тормыш тәҗрибәсеннән чыгып туплана. Яшь хоккейчыда уен интеллектын формалаштыру һәм тәрбияләү турыдан-туры тренер эшчәнлеге белән бәйле. Бары күнегүләре дөрес сайланып, логикага нигезләнеп оештырылган дәресләрдә бала:

  • чикле вакыт эчендә уйлый һәм кирәкле карарны кабул итә ала;

  • уен мәйданын һәрьяклап күреп хәрәкәт итә, бер-берсе белән охшаш булмаган очракларны бәйли, анализлый;

  • уен ситуациясенең берничә элементын күрә белә;

  • килеп туган очракның үсешен бәяли ала;

  • тәҗрибәгә нигезләнеп очракны дөрес бәяли, берничә төрле чишелешкә ия булган охшаш очраклар арасыннан иң нәтиҗәлесен сайлап ала белү;

  • хәтердә тактик һәм техник мәсьәләләрнең күптөрле чишелешен саклау;

  • уен барышында төрле карарлар кабул итү, теге яки бу очракка бәйле аларны кискен үзгәртү.

Уен интеллекты үсешенең бер күрсәткече булып, кыска вакыт аралыгында трансформация ясый белү сыйфаты санала. Хоккей команда уены булуга карамастан, нигезендә һәр уенчының индивидуль рәвештә ясаган хәрәкәтләре ята. Кәшәкә белән алканы алып баручы уенчы уенның үзәгендә торса, калган уенчылар ассистент вазифасын үти. Бер мизгел эчендә рольләр алышынырга да мөмкин. Хоккейчы актер кебек тиз үзгәрә белергә, ягъни көндәш команда бу уенчыдан көтмәгән уен алымын куллану осталыгына ия булырга тиеш. Бүгенге уенда уенчы салмак, әкрен хәрәкәтләр кулланып уйнаса, иртәгә ул яшен тизлеге белән уйный белергә тиеш. Бер уенда техник көрәш алымын кулланса, икенче уенда көч кулланып уйнау алымына ия булырга тиеш.

Уен интеллектына ия булуның төп күрсәткече итеп, өстенлекләрне билгели белү, вак-төяккә, әһәмияте булмаган алымнарга игътибар итмәүне атыйлар. Болар арасында көнкүреш (сүзгә килү, иртәгә буласы контроль эш һ.б.) яки уен факторлары (көндәшнең гадел уен алып бармавы) керә. Спортчы бары тик тренер әйткән һәм билгеләгән планннан читкә тайпылмаска, тышкы ярсыткычларга игътибар итмичә, тренер сүзен ишетеп уйнарга тиеш. Тагын бер тапкыр искә төшерү артык булмас, ул бу эшләрне кыска вакыт аралыгында башкарып чыга алырга тиеш.

Гади яшүсмер профессиональ хоккейчы булып формалашсын өчен, иң мөһиме, аны уйларга, фикерләргә өйрәтергә кирәк. Бала тимераякта яхшы, нык итеп басып тора, капкага алканы яхшы итеп кертә алмаска мөмкин, ләкин ул үз хәрәкәтләрен уйлап башкарырга тиеш.

Профессиональ хоккей белән шөгыльләнү өчен физик сәламәтлекнең әһәмияте никадәр мөһим булса, фикерли белүнең сәләте дә шулай ук мөһим.