Чын хоккейчы – кем ул?
https://www.high-endrolex.com/5
- Набор и обучение
- Обучение детей в Академии
- Чын хоккейчы - кем ул?

Чын хоккейчы – кем ул?

Настоящий хоккеист3.jpg

2018 елның апрелендә Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе тарафыннан хоккейчының – Татарстан профессиональ хоккейында спортчыга карата куела торган квалификация таләпләре җыелмасы, ягъни Корпоратив һөнәри стандарт расланды.

Әлеге документны эшләүдә БЯСМ тренерлары һәм Ю.И. Моисеев исемендәге"Ак Барс Хоккей академиясе «белгечләре катнашты. Стандартта хоккейчының хезмәт функцияләре генә түгел, ә ул ия булырга тиешле белемнәр, осталык һәм шәхси сыйфатлар урын алган. Төзүчеләр фикеренчә, әлеге документ тренерлар һәм ата-аналар өчен яшь спортчыны, шулай ук Академиядә тәрбияләнүчеләрне тәрбияләүдә юнәлеш бирүче булып хезмәт итәргә тиеш.

Корпоратив һөнәри стандартта бәян ителгән барлык таләпләрне ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин: гомумкорпоратив һәм һөнәри.

Гомумкорпоратив таләпләр – ул хоккейчыны үз клубы һәм командасына карата күрсәтергә тиешле сыйфатлар җыелмасы:


  • Үз Клубыңа лояль булу. Клуб тарафыннан билгеләнгән нормаларның һәм кагыйдәләрнең үтәлешен шәхси ми сал итеп күрсәтү. Клуб кыйммәтләре белән бүлешә белү, команда максатларын үзеңнекеннән югарырак кую. Команда яки клуб мәнфәгатьләрен кайгырту максатыннан, үз позицияңне ачык һәм гадел белдерә белергә кирәк.

  • Тренировкаларда һәм уенның һәр этабында да уенда максималь нәтиҗәгә ирешергә омтылу. Команда җиңүләренә үз өлешеңне кертү. Коллектив алдына һәм команда уенчылары алдына перспектив максатлар куярга.

  • Яңалыкларны кабул итәргә һәм гамәлгә кертергә әзер булу. Яңа белемнәр, күнекмәләр һәм эш ысулларын үзләштерү. Уен яки тренировкаларда килеп туган һәр очракка җайлаша белү.

  • Команда һәм коллектив максатларын бүлешү, эшчәнлекне әлеге максатларга ирешерлек итеп оештыру. Үзара ышаныч, ярдәм итү атмосферасын булдыру. Команда әгъзаларының фикерләрен исәпкә алып карарлар кабул итү. Командадашларыңның фикерләре белән исәпләшү.

  • Аралашуның гомум кабул ителгән нормаларын үтәү. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм социаль челтәрләрдә кулланучылар белән үзара хезмәттәшлек итү, фикерләр алышу. Үз клубың уенчыларына һәм хезмәткәрләренә, көндәшләреңә, җанатарларга, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә теләсә нинди шартларда да әдәпле һәм ихтирамлы булу. Үз фикереңне дәлилләү, яклау. Әңгәмәдәшнең карашын исәпкә алып, дискуссиядә катнаша белү. Команда буенча партнерлар, тренерлар составы, клуб хезмәткәрләре белән ачык һәм гадел мөнәсәбәтләр урнаштыру. Клубның маркетинг һәм башка проектларында катнашу.

  • Лидер булу. Кабул иткән карарларың һәм башкарган эш-гамәлләрең өчен җаваплылыкны үз өстенә алу. Команда уенчыларына карата куелган максатларны тормышка ашыруга рухландыру. Команда әгъзаларын ышандыру, алар өчен авторитет булу һәм аларга уңай йогынты ясый белү.

  • Гаделлек принцибын саклау, гадел уен (fair play) күрсәтү. Дөнья турында булган башка күзаллаулы кешеләрне, яшәү рәвешен, җәмгыятьне, гореф-гадәтләрне аңлый һәм кабул итә белү. Уен кагыйдәләренә һәм ярышларны уздыру шартларына, көндәшләрегә һәм хоккей матчының башка катнашучыларына, шул исәптән җанатарларга, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә, башка клубларга, федерацияләргә хөрмәт күрсәтү. Уенның теләсә нинди нәтиҗәләрен адекват кабул итү, үз хис-тойгыларыңны тыя белү.

  • Допинг, алкоголь, наркотик матдәләр һәм башка тыелган препаратларны кулланырга ярамый. Илдә сәламәт һәм гадел спортны пропагандалау буенча үткәрелгән чараларда катнашу. Җәмгыять алдында үз җаваплылыгыңны аңлый, башкаларга әхлакый тәртип үрнәген күрсәтергә тиеш.