ЯШЬ ХОККЕЙЧЫЛАР ЭКИПИРОВКАСЫ
- Набор и обучение
- Обучение детей в Академии
- ЯШЬ ХОККЕЙЧЫЛАР ЭКИПИРОВКАСЫ

ЭКИПИРОВКАСЫ

ЯШЬ ХОККЕЙЧЫЛАР ЭКИПИРОВКАСЫ

Балалар һәм яшүсмерләрне хоккей уйнарга өйрәткәндә иң төп бурыч – яшь спортчыларның сәламәтлеген саклау.

Хоккейчыларның тренировкаларда куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм аларның имгәнүләрен киметү даими игътибар үзәгендә булырга тиеш, чөнки тимераякта шуарга өйрәткәндә, балалар еш кына бозга егылырга, кәшәкә белән ялгыш башка уенчыга бәрелергә яки сугарга, алка эләгеп имгәнергә мөмкин. Бу очракларда баланың сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итә торган дөрес сайланган экипировка һәм хоккей инвентаре мөһим роль уйный. Әлеге мөһим функцияләрдән тыш, яхшы сайланган хоккей экипировкасы, уенчыда булган спорт потенциалын ачарга мөмкинлек бирә торган чара да булып тора.

БАУЛ
Бу хоккей экипировкасы өчен махсус сумка. Ул хоккейчының бөтен экипировкасын сыйдыра алырлык үлчәмдә булырга тиеш.
ШЕШӘ ӨЧЕН СУ
Тренировкалар вакытында, яшь спортчының организмында барган биохимик процессларның яхшы үтүен тәэмин итү өчен, су эчү режимын дөрес үтәү мөһим.
ХОККЕЙЧЫНЫҢ ЭЧКЕ КИЕМЕ
Хоккей формасы астыннан уенчы махсус эчке кием кияргә тиеш – водолазкалар һәм тән җиңел сулый торган тукымадан тегелгән легинслар, спорт өчен махсус бәйләнгән оекбашлар.
Җылы оек кунычын беркетү каешы
Җылы оек кунычын (гамаш) беркетү каешы хоккейчының биленә кидерелә һәм каптырма белән беркетелә. Ул хоккейчының җылы кунычларын төшүдән саклый.
КӘШӘКӘ
Кәшәкә – хоккейчының төп коралы. Уенның нәтиҗәсе уенчының кулында нинди кәшәкә булуга бәйле булырга мөмкин, шуңа күрә кәшәкә сайлауга игътибарлы булырга кирәк.
ПЕРЧАТКАЛАР (КРАГАЛАР)
Хоккей перчаткалары бәрелгән вакытта кул бармакларын, кул чугын һәм беләзек сөяген саклау функциясен башкара. Алар ярдәмендә беләзек сөяген бәрелү һәм имгәнүләрдән тулысынча саклап калырга мөмкин.
ШЛЕМ БЕЛӘН МАСКА
Башны бәрелү һәм имгәнүләрдән яхшы саклый торган шлемны кечкенәдән дөрес сайлый белү кирәк. Өлкән уенчылар шлем өстеннән визор кияләр. Визор ул – уенчының күзләрен һәм борынын саклау өчен пластиктан ясалган махсус пыяла. Кечкенә яшьтәгеләрнең шлемына тимер битлек беркетәләр, әлеге битлек баланың тешләрен һәм йөзен имгәнү һәм җәрәхәтләрдән саклый. 18 яшькә кадәр тимер битлек киеп уйнау – барлык илләрдә дә үтәлә торган халыкара таләп (кагыйдә).
МУЕННЫ САКЛАУ (МУЕНЧАК)
Бу экипировканың мөһим элементы, аннан башка 18 яшькә кадәр бозга чыгу катгый тыела. Ул уенчыларның муенын һәм бугазын бәрелүләрдән, алка эләгүләрдән, тимераякның үткен пычагына киселүләрдән саклый.
ТЕРСӘК САКЛАГЫЧЛАР
Һөҗүмчеләр җиңел кием сайлауга өстенлек бирә, сакчылар максималь саклану дәрәҗәсе булган модельләрне сайлый ала.