Бала оргнизмы формалашуда хоккейның йогынтысы
https://www.high-endrolex.com/5
- Набор и обучение
- Обучение детей в Академии
- Здоровье детей

Бала оргнизмы формалашуда хоккейның йогынтысы

О-методике6.jpg

Физик нагрузка – балачакның төрле яшь чорларында сәламәтлекне ныгытуга һәм үсешкә этәргеч бирүче чара. Медицина күзәтүе астында даими рәвештә хоккей белән шөгыльләнү бала организмына уңай йогынты ясый:

  • организмдагы барлык мускулларны диярлек хәрәкәткә китерә, тренируют практически все группы мышц, гәүдәне төз һәм туры тотарга ярдәм итә;

  • организмны чыныктыра, организмны салкын тиюләргә каршы тору сәләтен арттыра, авыруларны киметә;

  • күзләр өчен файдалы, чөнки алка һәм уенчылар артыннан һәрвакыт күздән яздырмый күзәтергә кирәк, шул рәвешле күз мускуллары чыныгу ала;

  • дөрес координация формалаштырырга , тигезлекне тою, реакция тизлеген арттыру кебек сыйфатлар тәрбияләнә, чөнки уенчы уен барышында һәрвакыт тизлеген һәм хәрәкәтен үзгәртеп тора;

  • оператив фикерләү, кыска гына вакыт эчендә карар кабул итү һәм аны үтәү игътибарны арттырырга һәм бер ноктага тупларга ярдәм итә;

  • хоккей спорт уены буларак, баланың командада эшли белү сәләтен, характерын формалаштыра.

Спортчының һәр үсеш этабы үзенчәлкләргә ия була. Яшь спортчының спорт өлкәсендә осталыгы, квалификациясе арткан саен тренерлар, әти-әниләр һәм медицина хезмәткәрләре тарафыннан сәламәтлекләренә игътибар арта бара. Бары тик сәламәт, гармонияле үсеш кичерә торган уенчы гына хоккейда алынган травмаларны, һәрдаим артып тора торган нагрузкаларны кичерә һәм күтәрә алырга сәләтле.