Академиядә укыту методикасы
«Ак Барс Хоккей академиясе»ндә укыту спортчы алдына заман куя торган таләпләр һәм стандартлар нигезендә алып барыла.
Бу методиканы эшләүдә «Ак Барс Хоккей академиясе»нең Фәнни-методик үзәге белгечләре (Сергей Иванович Швед җитәкчелегендә), Уенчыларның белемен күтәрү үзәге директоры Игорь Владимирович Захаркин һәм атаклы хоккей аналитигы профессор Виктор Ефимович Горскийлар эшләде.
Фәнни-методик үзәкнең бурычы – яшь спортчыларны профессиональ зурлар командаларында эшләүгә әзерләү системасын булдыру.
Куелган максатка ирешү өчен, спортчыларны кече яшьтән әзерли башлаган вакытта, биш төп юнәлешкә игътибар итәргә кирәк:
-
физик әзерлек;
-
техник әзерлек;
-
тактик әзерлек;
-
психологик әзерлек;
-
нәзари әзерлек.
-
балалар төркеме (5 яшьтән 12 яшькә кадәр);
-
яшүсмерләр төркеме (12 яшьтән 15 яшькә кадәр);
- яшьләр төркеме (15 яшьтән 20 яшькә кадәр).
Һәр яшь чоры ахырына хоккейчының билгеле бер осталык һәм күнекмәләр җыелмасы формалаша, ул әзерлек һәм укытуның киләсе этабы өчен нигез вазифасын үти.
Мәсәлән, 12 яшькә баланың хәрәкәт базасы формалаша, җитезлек, тизлек, сыгылмалылык, координациясе, уен фикерләве үсеш ала. Яшь хоккейчы тимераякта шууның төп техник элементларын, алканы төрле ысуллар белән алып бару, уен вәзгыятен бәялү һәм һөҗүмне нәтиҗәле бәрү яки тапшыру юлы белән тәмамлау закончалыкларының төп кагыйдәре өйрәнелгән була.
Нәкъ бу яшькә балада хоккей белән шөгыльләнү теләге тәмам формалашып җитә. Бала хоккей уйнаудан ләззәт алырга, команда куйган таләпләрне, тренер инструкцияләренә төгәл үтәргә, команда һәм көндәш команда уенчыларын хөрмәт итәргә тиеш.
15 яшькә хоккейчылар физик яктан нык үскән була. Бу яшьтә аларда үз авырлыклары һәм бераз авырайтылган йөк белән эшләү һәм чыдамлылыкны үстерү күнегүләре кертелә башлый. Бу яшьтәге спортчылар һөҗүм һәм оборонада уйнау, шәхси тактика базасына, борт янында һәм мәйданчыкта көч кулланып көрәшү күнекмәләренә, һөҗүм һәм оборонада уйнау, күпчелек һәм азчылыкта уйнау, төркем һәм команда тактикасын истә тотып уйнау гамәлләренә һәм күнекмәләренә ия булырга тиешләр. Алардан команда тәртибен саклау таләп ителә. Бу яшьтә лидерлык сыйфаты һәм ихтыяр көче формалаша.
Яшүсмерләр төркеменә керә торган хоккейчыларда (16-18 яшь) тизлеккә шуу, координацияне яхшы тота белү үсеш алган булырга тиеш. Бу чорга төрле тизлектә шууның бөтен арсеналы өйрәнелеп бетә: аритмия вакытында шуу, көндәшләр киртә булып торган очракта шуу, юнәлешләрне үзгәртеп шуу. Яшүсмерләр төркеменә кергән уенчыда көчнең һәм ихтыяр көченең барлык төрләре формалашып беткән була.
Көндәлек тормышта, күнекмәләр алу һәм ярышлар вакытында бу яшьтәге хоккейчылардан профессиональ спортчы режимын саклап яшәү таләп ителә.