ЭКИПИРОВКАСЫ
ЯШЬ ХОККЕЙЧЫЛАР ЭКИПИРОВКАСЫ
Балалар һәм яшүсмерләрне хоккей уйнарга өйрәткәндә иң төп бурыч – яшь спортчыларның сәламәтлеген саклау.
Хоккейчыларның тренировкаларда куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм аларның имгәнүләрен киметү даими игътибар үзәгендә булырга тиеш, чөнки тимераякта шуарга өйрәткәндә, балалар еш кына бозга егылырга, кәшәкә белән ялгыш башка уенчыга бәрелергә яки сугарга, алка эләгеп имгәнергә мөмкин. Бу очракларда баланың сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итә торган дөрес сайланган экипировка һәм хоккей инвентаре мөһим роль уйный. Әлеге мөһим функцияләрдән тыш, яхшы сайланган хоккей экипировкасы, уенчыда булган спорт потенциалын ачарга мөмкинлек бирә торган чара да булып тора.

ШЛЕМ БЕЛӘН МАСКА
Башны бәрелү һәм имгәнүләрдән яхшы саклый торган шлемны кечкенәдән дөрес сайлый белү кирәк. Өлкән уенчылар шлем өстеннән визор кияләр. Визор ул – уенчының күзләрен һәм борынын саклау өчен пластиктан ясалган махсус пыяла. Кечкенә яшьтәгеләрнең шлемына тимер битлек беркетәләр, әлеге битлек баланың тешләрен һәм йөзен имгәнү һәм җәрәхәтләрдән саклый. 18 яшькә кадәр тимер битлек киеп уйнау – барлык илләрдә дә үтәлә торган халыкара таләп (кагыйдә).