Наркотикларга каршы эшчәнлек
- Набор и обучение
- Обучение детей в Академии
- Здоровье детей
- Антинаркотическое обеспечение

Наркотикларга каршы эшчәнлек

Яшүсмерләр арасында наркомания проблемасы инде күп еллар актуальлеген югалтмый. Спорт мәктәпләрендә хоккей белән даими шөгыльләнүче яшүсмерләрдә наркомания белән шөгыльләнү шактый кимесә дә, бу яшь хоккейчының наркотикны беркайчан да татып карамавына тулы гарантия бирми. Спортчының тормышы хоккей белән шөгыльләнү белән генә чикләнми, наркотиклар куллануга этәрә торган бик күп факторлар бар. 

NAL_1502.jpg

Белгечләр яшүсмерләрне наркотик кулланып карарга этәрә торган берничә сәбәпне атыйлар:

  • кызыксынучанлык, яңа хисләрне кичерү теләге;

  • дуслар һәм танышларның начар үрнәге;

  • ләззәт алырга теләк;

  • дуслар һәм якыннарның наркотик татып карарга өндәве;

  • авырту яки психик травманы басасы килү теләге.

Бу сәбәпләр барлык яшьләр өчен дә актуаль, әмма спортчыларның өстәмә мотивлары булырга тиеш: спортта нәтиҗәләргә ирешү өчен наркотик яисәнаркотик мәтдаләр кушылган стимуляторларны кабул итәргә ярамый.

Барлык наркотик препаратлар допинг булып санала, тыелган препаратлар исемлегенә кертелгәннәр. Теләсә нинди наркотикны куллану спорт белән шөгыльләнүгә каршы килә.

«Наркотикларга каршы» программасы кысаларында БЯСМ Академиясе хезмәткәрләренә берничә бурыч йөкләнгән.

ТРЕНЕРНЫҢ БУРЫЧЛАРЫ:

  • Россия Федерациясендә, Татарстан Республикасындагы наркотикларга каршы эшчәнлеккә бәйле актуаль мәгълүматка ия булу, ТРХФ һәм БЯСМ;

  • спорт белән шөгыльләнүгә каршы килүче һәм спорттагы нәтиҗәләрне начарайтуга алып бара торган препаратлар буларак, наркотикларга каршы көрәшнең кирәклеген күрсәтергә;

  • спортсменнарның алкоголь һәм наркотик матдәләр кулланмыйча тормыш кыенлыклары белән көрәшә алу мөмкинлеген күрсәтергә; спорт нәтиҗәләре начараюны наркотик һәм психотроп матдәләр кабул итүнең нәтиҗәсе булуына хоккейчыларны инандыру;

  • БЯСМ укучылары белән наркотикларга каршы акцияләрдә һәм спорт-массакүләм ярышларда катнашырга.

МЕДИЦИНА ПЕРСОНАЛЫНЫҢ БУРЫЧЛАРЫ:

  • Россия Федерациясендә, Татарстан Республикасында наркотикларга каршы эшчәнлек өлкәсендә актуаль мәгълүматка ия булу, ФХР һәм ДЮСШ;

  • БЯСМ укучылары һәм аларның ата-аналары белән санитар-агарту әңгәмәләре үткәрү;

  • наркотик исереклелек билгеләрен белә һәм ачыклый белү, наркотиклар кулланган очракта медицина ярдәме күрсәтә белү күнекмәләренә ия булу;

  • гадәтләнү һәм бәйлелек китереп чыгара торган медикаментларны кулланмау максатыннан, хоккейчылар тарафыннан кулланыла торган медицина препаратларын контрольдә тотарга;

  • балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе табиблары үз көчләре белән, наркотикларга тест-полоскалар кулланып, яки Республика наркология диспансеры белгечләрен, яки кайбер шәхси наркология үзәкләрен җәлеп итеп, медицина тикшерүе үткәрергә.

МЕТОДИК БҮЛЕКНЕҢ БУРЫЧЛАРЫ:

  • наркотикларны кулланмаска өнди торган методик кулланмалар, брошюралар, плакатлар эшләү;

  • наркоманиягә каршы көрәшкә багышланган семинарларда, лекцияләрдә һәм конференцияләрдә катнашу;

  • балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, тренерлар, ата-аналар алдында наркотикларга каршы рухта оештырылган лекцияләр белән чыгыш ясау.

АТА-АНАЛАР ИГЪТИБАРЫНА!

Исегездә тотыгыз, наркомания проблемасы иң имин гаиләләргә дә кагылырга мөмкин. Берничә киңәшкә игътибар итегез:


  • Балаларны ләззәтләнергә өйрәтегез. Әгәр бала спорт, музыка яки теләсә кайсы башка мавыгудан канәгатьләнү һәм якты хисләр кичерә алса,ул тыелган препаратларны кабул итүдән ләззәт эзләмиячәк.

  • Бала белән наркотикларның зыяны турында сөйләшегез. Әмма бу әңгәмәләр лекцияләр форматында булырга тиеш түгел, ә гади тормыш хәлләренә бәйле фикер алышу форматында булырга тиеш. Наркотикларны кулланудан үлгән таныш яки танылган рок-музыкантның конкрет мисалында бу темага фикер алыша аласыз.

  • Кызганыч, яшьләрнең күп кенә кумирлары психоактив матдәләрне ачыктан-ачык куллана. Бу очракта балага мондый матдәләрне куллнырга ярамаганлыгы турында уңышлы мисаллар китерү, хезмәткә яки нинди дә булса шөгыльгә тарту әһәмиятле.

  • Балагызның әйләнә-тирәсендәге кешеләрдән хәбәрдар булыгыз. Аның дусларын кунакка чакырыгыз, социаль челтәрләрдә аны күзәтегез.

  • Баланың үз-үзен тотышындагыүзгәрешләргә (аралашу манерасы, яшерен сөйләшүләр алып бару, бүлмәсен бикләп кую, төнлә йокламыйча чыгу, юыну яки башка бүлмәләргә биеләнеп сөйләшү һ.б.) игътибар итегез. Балагыз белән бу темаларга сөйләшүне сузмагыз – турыдан-туры сорагыз, тест тапшырырга тәкъдим итегез. Сез мондый матдәләргә бәйлелекне никадәр тизрәк белеп алсагыз, шулай тизрәк дәвалану мөмкинлеге дә бар.

  • Гаиләдә яхшы психологик климат булдырыгыз. Яшүсмернең наркотиклар белән элемтәләре килеп чыкса да, аның сезгә бу хакта ачыктан-ачык сөйли алуы мөһим.Хоккей белән шөгыльләнү – наркотиклар кабул итүгә каршы реаль альтернатива.

Хоккей белән шөгыльләнү – наркотиклар кабул итүгә каршы  реаль альтернатива.

Хоккей –  наркотик матдәләргә каршы торучынлыкны, характерны формалаштыра торган уен төре. Хоккейчыларны әзерләү планына наркотикларга каршы чаралар системасын кертү, Академиядә тәрбияләнүчеләр арасында наркотикларга бәйле булырга мөмкин кешеләр барлыкка килүен шактый киметә алачак.