Травматизмны кисәтү
https://www.high-endrolex.com/5
- Набор и обучение
- Обучение детей в Академии
- Здоровье детей
- Профилактика травматизма

Травматизмны кисәтү

DJA_1259.jpg

Алкалы Хоккей шактый травмалар ала торган спорт төре. Теләсә кайсы яшьтәге хоккейчылар тамыр тартылу, сөяк яңгырау, бәрелү, имгәнү, мускуллар яңгырау, баш мие селкенү һәм селкетү ала. Травма һәм җәрәхәтләр алуның үз факторлары бар:

  • югары тизлектәге хәрәкәт. Хоккейчының боздагы хәрәкәте 48 км/сәг. җитәргә мөмкин, баш белән егылган яки бортка, капкага бәрелгәндә муен һәм умыртка сөяге имгәнергә мөмкин;

  • алканың габариты һәм авырлыгы. Алканың калынлыгы-2,54 см, диаметры – 7,62 см, авырлыгы – 170 г.. Алка йөзгә һәм муенга эләккәндә имгәнүләр еш була. Шуңа бәйле рәвештә, яшь хоккейчыларга саклана торган челтәрле шлем кияргә кирәк;

  • матч һәм күнегүләр вакытында көч кулланып уйнау. Бортка бәрүләр,  гәүдәгә һәм аяк-кулларга сугулар, кабырга, иң өсте,  оча сөяге сынуларга, эчке органнарның, баш миенең  зыян күрүенәк итерергә мөмкин;

  • хоккейчы экипировкасындагы очлы предметлар.  Хоккейчыларның сакланмаган тән әгъзалары очлы предметлар төртелү нәтиҗәсендә киселергә, төрле  җәрәхәтләр алып, күп кан югалтырга мөмкиннәр. Еш кына тимераякның үткен тимере икенче уенчының ачык аягына тия һәм җәрәхәт ясый. Чишенү-киенү бүлмәләрендә тимераякта имгәнү очраклары да аз түгел.

Хоккейда травмаларсыз булмый, әмма кайбер кагыйдәләрне үтәү травма алу куркынычын кисәтергә һәм  киметергә ярдәм итә.

1 нче кагыйдә. Тренер тренировкаларны Академиянең Фәнни-методик үзәге, медицина хезмәткәрләре эшләп чыгарган кагыйдәләр нигезендә оештырырга тиеш.

2 нче кагыйдә. Тренер үз спортчыларының физик һәм техник-тактик әзерлек дәрәҗәсен даими күтәреп, камилләштереп торырга тиеш.

3 нче кагыйдә. Дәреснең кереш өлешендә разминка үткәрү зарур. Разминка үткәрү барышында мускуллар һәм буыннар җылына, шуның нәтиҗәсендә имгәнү очракларын кисәтергә,  булдырмый калырга мөмкинлек бирә. Разминка шулай ук игътибарны, координацияне яхшырта, очраклы имгәнүләрдән саклый.

4 нче кагыйдә. Бала өчен экипировканы җентекләп сайларга кирәк. Тимераяклар сайлауга да игътибарлы булу сорала.

5 нче кагыйдә. Уен мәйданында тәртип булырга тиеш.  

"RICE" спортта травма алган уенечыга беренче ярдәм күрсәтүнең халыкара стандарты (rest, ice, compression, elevation) – тынычлыкта калдыру, боз кую, тыгыз итеп бәйләп кую, кул(аякны) асып кую.

Тынычлыкта калдыру (Rest). Травма алганнан соң тренировканы кичекмәстән туктатырга һәм зыян күргән урынны тынычлыкта калдырырга. Яңгырау, чыгу, сузылу, тартылулар вакытында хәрәкәтне чикли торган повязка салына. Сынулар, чыгулар вакытында хәрәкәтне чикләү гипс ярдәмендә башкарыла. Зыян күргән урынга физик нагрузканы киметергә, моннан тыш, зыян күргән урынга дөрес итеп салынган повязка авыртуны басарга да мөмкин.

Боз кую. Зарарланган урынны суыту өчен бозлы пакетлар куллану уңайлырак. Хоккей практикасында боз валчыкларын кулланырга да мөмкин. Иң тиз суыту чарасы булып аэрозоль санала, ләкин уен, тренировкалардан соң кызган тирегә сөртергә ярамый, тирене пешерүе бар (бу очракта сөлге яки тукымадан файдаланырга мөмкин).

Тыгыз итеп бәйләп кую  (Компресс).  Повязка куллану җәрәхәтләнгән буынның хәрәкәтчәнлеген киметә һәм, кан тамырларын каты итеп кысып кую, шеш барлыкка килүдән саклый. Кан тамырларын һәм нерв җепселләрен каты итеп кысарга ярамый, чөнки бәйләнгән урын буылырга, ягъни парестезия булырга мөмкин.

Аяк-кулларны асып кую. Травмалы кулны асып куеп, авыртуны һәм шешне киметергә мөмкин. Асып куелган кулга яки аякка кан килү кимегәнлектән, шешү мөмкинлеге дә кими. Аяк-кулларны асу өчен махсусмендәр яки повязка кулланырга мөмкин.