Тактическая подготовка
https://www.high-endrolex.com/5
- Набор и обучение
- Обучение детей в Академии
- Методика обучения в академии
- Тактическая подготовка

Тактическая подготовка

Тактическая подготовка.jpg

Газпром нефть Кубогы «КХЛ балалар хоккей командалары турнирының фотобанкыннан Фото»

Тактик әзерлек вакытында яшь спортчылар, үзгәреп торган уен  шартларында, шәхси һәм төркем  уены алымнарын камилләштерәләр. Шул ук вакытта алар түбәндәгеләрне эшли  белергә тиешләр: 

  • көндәш, урта һәм оборона зонасында һөҗүм иткәндә һәм оборона оештырганда кулланыла торган тактик гамәлләрне дөрес куллану;

  • һөҗүм һәм уен вакытында темпны һәм ритмны үзгәртү;

  • һөҗүм иткәндә мәйданда сан ягыннан өстенлекне тәэмин итү, саклап уйнаган вакытта көндәшнең һөҗүм  гамәлләрен киметү һәм көндәшкә катлаулы алымнар кулланырга комачаулау;

  • саннар тигез булмаган очракта уйнау: күпчелектә, азчылыкта.

Моннан тыш, алар бүгенге көндә кулланыла торган барлык уен тактикаларын белергә тиеш.

Кырны күреп контрольдә тоту, кырны күзаллау, уен турында фикерләү һәм интуиция кебек сыйфатларны үстергән очракта гына  хоккейчының тактик осталыгы камилләшә.

Кырны күрү контроле – ул уенчыларның, партнерларның һәм көндәшләрнең күчүләренә игътибар итү сәләте, шулай ук алканың күчешен күзәтү мөмкинлеге. Ул кырның күрү  белән тыгыз бәйләнгән – хоккей мәйданчыгының берәр өлешен һәм анда булган уенчыларны контрольдә тота белү.

Уен фикерләве – уен ситуацияләрен анализлау һәм көндәш белән каршы торуда оператив карарлар кабул итү процессы. Хоккейда интуиция дип, уенчыларның уен барышыннан алга китеп фикерләү, алдагы адымны күздә тотып стандарт булмаган карарлар кабул итә белү сәләтен атыйлар.

Тактик күнекмәләрне  үстерүнең төп ысуллары булып, кагыйдә буларак, уен күнегүләре, хәрәкәтле уеннар, эстафеталар тора. Башта балалар уйный һәм боздан читтә ярыша, бу процессны аңлап, уен хәлен бәяләү өчен кирәк. Соңрак, алынган күнекмәләр бозда, реаль уенга якынлашкан шартларда, ныгытыла.