Спортивная психология
Психологик әзерлек программасы яшь спортчыларга гына түгел, шулай ук тәрбияләнүчеләрнең тренерларына һәм ата-аналарына психологик ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Адаптация барышында балалар җитди физик нагрузкалар фонында эмоциональ стресс кичерергә мөмкин, бу күренеш, үз чиратында, тренировкалар һәм хоккей белән кызыксыну кимүгә китерергә мөмкин. «Ак Барс Хоккей академиясе» төзегән методика тренерларга һәм ата-аналарга, яшь хоккейчыга ярдәм итү, спорт белән шөгыльләнүгә мотивация булдыру, тәрбияләнүчене депрессия һәм төрле эмоциональ халәтләрдән дөрес чыга белү осталыкларын булдыруга юнәлдерелгән.
Нәтиҗәдә, яшь хоккейчы спорт һәм психологик яктан әзерлекле булырга тиеш:
-
спорт мотивациясенә ия булу һәм яхшы нәтиҗәгә ирешергә омтылу;
-
тотрыклы психикага ия булу һәм тренировкалар, ярышлар вакытында барлык нагрузканы үтәргә әзер булу;
-
тренировка процессында, ярыш эшчәнлегендә иң яхшы нәтиҗә күрсәтергә омтылу;
-
күнегүләр һәм ярышлар вакытында сабыр булу, үз гамәлләреңне анализлый белү;
-
уен нәтиҗәсенә карамастан, һәрвакыт ышанычлы уйнарга, уен ахырына кадәр матур көрәш алып бару;
-
тәртипле булу һәм уен планын төгәл үтәү;
-
командадагы иптәшләреңә һәм тренерлар штабына карата лояль булу;
-
контракт таләпләрен төгәл үтәү.