Физическая подготовка
https://www.high-endrolex.com/5
- Набор и обучение
- Обучение детей в Академии
- Методика обучения в академии
- Физическая подготовка

Физическая подготовка

О методике17.jpg

Яшь спортчыларны физик яктан әзерләү тәрбиянең сенситив чорлар теориясенә нигезләнә. Теориянең асылы шунда, билгеле бер чорда һәр баланың аерым  күнемәләрне һәм осталыкларны үзләштерү  моменты була. Мәсәлән,  күнекмәләр дәресендә сыгылмалылыкны үстерү 6 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге чорда уңышлы башкарыла, ә координацияне 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге чорда  формалаштыру уңышлы санала. Укыту программасын формалаштырганда, бу чорларны исәпкә алу аеруча мөһим һәм игътибарлылык сорый.

«Ак Барс Хоккей академиясе»ндә тәрбияләнүчеләр хоккейчыга кирәк булган барлык күнекмәләр һәм осталыкларга ия булырга тиешләр: көч, җитезлек, гәүдә тигезлеген саклау, тизлек, чыдамлык, сыгылмалылык, координация һәм башкалар. Санап үтелгән күнекмәләр боз өстендә шуганда гына формалашып калмыйча, боздан тыш мәданнарда да формалаштырыла. "Ак Барс Хоккей академиясе»нең Фәнни-методик үзәге бу мәсьәләгә зур игътибар бирә, барлык яшь төркемнәре өчен боздан тыш укыту-тренировка дәресләре өчен методик ярдәмлекләр эшләп чыгара.

Физик әзерлек вакытында спортчылар түбәндәгеләрне эши белергә тиеш:

  • матч дәвамында уенны  интенсив алып бару;

  • актив һәм агрессив уйный белү;

  • көндәшләрнең физик йогынтысы шартларында, көч кулланып, көрәшне алып бара һәм нәтиҗәле уйный белү;

  • бер уен белән икенче уен арасындагы паузларда тернәкләнеп өлгерә белү.
Методиканың төп принцибы – физик әзерлек вакытында яшь хоккейчының сәламәтлегенә зыян китермәү. Методика авторлары өчен тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген ныгыту, үсеп килүче организмны гармонияле үстерү, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системаларын ныгыту, хәрәкәт сыйфатларын һәм координациясен һәрьяклап үстерү өстенлекле юнәлеш булып тора. «Ак Барс Хоккей академиясе» н тәмамлаган егет, ниндидер сәбәпләр аркасында, профессиональ спорт карьерасын дәвам итмәсә дә, ул аның диварларыннан гармонияле үсеш алган, сәламәт кеше булып чыгарга тиеш.