Техническая подготовка
https://www.high-endrolex.com/5
- Набор и обучение
- Обучение детей в Академии
- Методика обучения в академии
- Техническая подготовка

Техническая подготовка

small_1535190689_4bF8j5n_О методике16.jpg

Хоккей техникасы – уен алып бару өчен кирәкле махсус алымнар җыелмасы ул. Заманча хоккей алымнары тиз хәрәкәт итү, көч кулланып уйный белү һәм уенчыларның чыдамлылыгына бәйле.

Техник әзерлекнең төп юнәлешләре:

  • тимераякта шуу техникасы;

  • кәшәкә белән эш итү техникасы;

  • комплекслы алымнар техникасы.

Дөрес формалаштырылмаган шуу техникасы,  уенчының уен нәтиҗәсенә тискәре йогынты ясый, чөнки  күп көч сарыф итә, тренировкалар һәм уен вакытында имгәнүләр һәм җәрәһәтләр алу куркынычы бар. 

Дөрес шуу техникасы нигезләре 5 яшьтән 7 яшькә кадәр салына. Ата-аналарга тимераяклар сайлауга аеруча игътибарлы булырга кирәк. Җиңел һәм яхшы тимераяклар кыйммәтрәк тора, аның каравы, баланы төрле имгәнү һәм җәрәһәт алулардан саклый,  тренировкалар һәм уен вакытында уңайлылык тәэмин итәчәкләр.

7 яшьтән 10 яшькә кадәрге чорда техниканы ныгыту дәвам итә. Балалар алга һәм артка шуу, бәрү адымы, борылышлар, виражлар, старт һәм туктау техникасын камилләштерәләр.  Шулай ук алар  кәшәкәне дөрес тотарга, алканы алып баруның гади алымнарын (киң һәм тар дриблинг белән, уңайлы һәм уңайсыз яктан),  соңрак, өйрәнүләр катлаулырак алымнарга күчә бара. Мәсәлән, көндәшнең алкасын хәйлә кулланып алу. Шушы ук чорда алка кабул итү һәм тапшыру , алканы ыргыту техникаларын үзләштерү башлана; авырлыгын салган аякка таянып алканы ату техникасына ирешергә кирәк. Бала ирекле партнер эзләүгә һәм тапшыруны гамәлгә ашыруга өйрәнсен өчен, «пас" уенына игътибар бирелә.

10-12 яшьләр тизлек, җитезлек, сыгылмалылык формалаштыру һәм ныгыту өчен сенситив чор булып санала. Балаларның тренировкалар белән кызыксынуы арта. Тренер зур абруй казана.


Бу этапта техниканы өйрәнү түбәндәге аспектларны үзләштерү һәм камилләштерүне үз эченә ала:

  • тимераякта шуу техникасы, шул исәптән “көч” кулланып шуу элементлары;
  • кәшәкә белән эш итә белү, хәйләле хәрәкәт күнекмәләрен булдыру;
  • алка кабул итү һәм тапшыру техникасы (алкаларны подкидка белән тапшыру, кәшәкәнең уңайсыз ягыннан тапшыру, “алканы оста кабул итү»);
  • ыргыту техникасы (статик торыштан гына түгел,  аяклар хәрәкәтләнгән вакытта  да, кәшәкәнең уңайлы һәм уңайсыз ягыннан бәрү).

12-14 яшьләрдә шуу һәм кәшәкә белән идарә итү техникасын эшкәртү белән беррәттән, тактик күнекмәләр дә формалаштырыла башлый. Бу чорда тренировкалар процессы, яшүсмерләрнең организмында барган җенси формалашу  үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырыла. Тренировка барышында гомумфизик һәм функциональ әзерлеккә зур игътибар бирелә: көч, тиз хәрәкәтләнү, тизлек һәм координацияне ныгыту.

14 яшьтән 17 яшькәчә егетләрдә көч һәм чыдамлылык арта. Шуңа күрә тренировкаларда көч кулланып шуу; югары тизлек белән шуганда, күрмичә торып, көндәш комачаулаган вакытта, алканы кабул итү, ыргыту, обводка ясау, көрәш күнекмәләрен ныгыту, эшкәртүгә зур игътибар бирелә.

Иң мөһиме, әти-әниләр балаларының буш вакытларында физик күнегүләр ясауны таләп итмәскә тиешләр. Һәр яшь чорының үз маркерлары һәм үсеш алган  техникасы бар. Иртә яшьтәге балаларның арыганлыгы,  техник әзерлеккә тискәре йогынты ясый. Балалар командасында яхшы шуучылар яки уйнаучылар, өчәр алка кертүчеләр түгел, ә көн саен дәресләрдән ләззәт алып, нәрсәгә омтылуын белүчеләр яхшы хоккейчы булачак.

DJA_1216.jpg