Набор детей 5-6 лет в ДЮСШ Академии
https://www.high-endrolex.com/5
- Набор и обучение
- Набор детей в Академию
- Набор детей 5-6 лет в ДЮСШ Академии

Академиянең БһЯСМнә 5-6 яшьлек балаларны кабул итү

«Ак Барс» (Казан шәһәре), «Нефтяник» (Әлмәт шәһәре) һәм «Динамо» (Казан шәһәре) спорт мәктәпләренә 2013-2014 елда туган егетләрне укырга кабул итү буенча гаризалар кабул ителә башлады.

Академиянең БЯСМндә кабул итү кереш дәресләр циклы рәвешендә башланып китәчәк. Аларның максаты – Хоккей академиясенең БЯСМләренә укырга керергә теләгән егетләрне сайлап алу тестын үтүгә әзерләү.

Әзерлек дәресләре 2019 елның 20 сентябреннән башланыр дип көтелә.

Җәй дәвамында 2019 елгы сайлап алуда катнашу өчен гариза җибәрә аласыз. Моның өчен сезгә әлеге биттә күрсәтелгән форманы тутырырга кирәк.

Август ахырында без кабул итү чарасында катнашучы балаларның исемлеген туплый башлыйбыз. Хоккей академиясе белгечләре Сезнең белән, гаризада күрсәтелгән координатлар буенча, әзерлек дәресләренең вакытын һәм урынын килештерү өчен элемтәгә керәчәкләр.

2019 елгы җыелма команда буенча барлык сорауларны «Ак Барс Хоккей академиясе» телефоннары буенча бирергә мөмкин (843) 222-58-03 (эш көннәрендә 9.00 - 18.00))

«Ак Барс Хоккей академиясе»нең бер өлеше булыгыз! Без яңа буын спортчыларны көтәбез!