«Йолдызчык»-2019 конкурсы җиңүчеләре билгеле булды
Сәләтле һәм талантлы хоккейчыларны БЯСМ җәлеп итү өчен оештырылган «Йолдызчык» конкурсы 2019 елның 1 мартында старт алды.
Без «Ак Барс Хоккей академиясе» БЯСМ хоккей әзерлеген дәвам итәргә теләүчеләрдән 80 нән артык гариза кабул иттек һәм карадык. Читтән торып үткәрелгән тур нәтиҗәләре буенча 16 катнашучы Казанга уен күнекмәләренең техникасын күрсәтү өчен чакырылган иде.
1 майдан 20 майга кадәр БЯСМ җитәкчеләре һәм тренерлары, шулай ук Хоккей академиясе белгечләре составындагы эксперт комиссиясе турыдан туры турда катнашучыларны карады. Конкурста җиңүче һәм призерлар тупланган баллар суммасы буенча билгеләнде.
3 урын һәм приз – «Заряд» маркалы кәшәкә
Храмов Савелий Сергеевич
Ишморатов Морат Ильфат улы
2 урын һәм приз – BAUER маркалы тимераяк
Кладов Георгий Владимирович
Никифоров Вадим Андреевич
1 урын һәм «Ак Барс Хоккей академиясе» системасында эшли торган хоккей мәктәбенә чакыру
Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!
Барлык катнашучыларга да спортта яңа үрләр яулауларын һәм уңышлы хоккей карьерасы коруларын телибез!
Конкурста катнашу шартлары буенча барлык сорауларны «Ак Барс Хоккей академиясе» белгечләреннән (843) 222-58-03 (эш көннәрендә 9.00 - 18.00) телефоны аша яки әлеге битнең уң ягында урнашкан белешмә формасы аша белергә мөмкин.